Тукай дөньясы

Рәдиф ГАТАШ Сосна Пүчинкәсе авылы зиратында

Әкрен, әй, җил, тын да тыңла: Монда — Тукай әнкәсе... Чишмә җырлый... Гүя ул да Шул әнкәнең тәңкәсе,— Йә моңлы чулпы тавышы. ... Кызларның судан кайтышы. (Тыңла, Шагыйрь әнкәсе!) Һәр т...

Әкрен, әй, җил, тын да тыңла:
Монда — Тукай әнкәсе...
Чишмә җырлый... Гүя ул да
Шул әнкәнең тәңкәсе,—
Йә моңлы чулпы тавышы. ...
Кызларның судан кайтышы.
(Тыңла, Шагыйрь әнкәсе!)

Һәр татар кызы баш исен
Бөек Ана кабренә;
Шаулый каеннар... Ул инде
Күчкән халык бәгъренә.
Монда бары кабер ташы
Сөйли: «Тукай әнкәсе...»

Ә чишмәләр тынмый — җырлый:
«Сосна кызлары, исән бит
Мәмдүдәнең тәңкәсе, чулпылары?
Мирас итте
Якты моңын, ак күңелен
Сезгә — шагыйрь әнкәсе...
Сездә — чулпы, тәңкәсе...»


(Чыганак: Гаташ Рәдиф. Бу – сиңа кылган догам: Шигырьләр, газәлләр, робагыйлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 240 б.).


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз