Тукай дөньясы

Рәдиф ГАТАШ Тукай Казанына

Бөек Тукай торган синдә, Җәүһәр җырларын язган. Сөекле шагыйрь эзләре Саклана синдә, Казан. Ул килгән бит, сиңа килгән Җырлап, «Пар ат»ы белән. Ул килгән сине — йөрәктән, Чы...

Бөек Тукай торган синдә,
Җәүһәр җырларын язган.
Сөекле шагыйрь эзләре
Саклана синдә, Казан.

Ул килгән бит, сиңа килгән
Җырлап, «Пар ат»ы белән.
Ул килгән сине — йөрәктән,
Чынлап ярату белән.

Ашкынып ярсу гомердә
Талпынган ул, күкрәгән.
Кара көчкә каршы куйган
Керсез җанын, күкрәген.

Давылга каршы атлаган
Гомеренең язы белән;
Уйнаган халыкның моңын
Ул тиңсез сазы белән.

Бөек улың күңелләрдә
Җыр булып яши һаман;
Сөекле Тукай эзләрен
Сакла син мәңге, Казан!


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз