Тукай дөньясы

Рәдиф ГАТАШ Зәйтүнә Мәулүдова-Рәсулевага газәл-хат

Зәйтүнә ханым! Сезгә бу — сезгә, Зәйтүнә ханым. Гасыр ахырыннан хат барсын — тагын мәдхия яздым. Тукайга сез биргән илһам чаткысы төште безгә — Кабындым, сезне яд итеп, ихластан у...

Зәйтүнә ханым! Сезгә бу —
сезгә, Зәйтүнә ханым.
Гасыр ахырыннан хат барсын —
тагын мәдхия яздым.

Тукайга сез биргән илһам
чаткысы төште безгә —
Кабындым, сезне яд итеп,
ихластан уйный сазым!

Гүзәллеккә табынмаган — кайчан,
йә, кайсы шагыйрь?
Сезне данларга телемдә энҗе-сүз
әллә аз? — дим...

Байрон, Пушкиннар яр сөйсә —
шул хакта күпме роман!
Сезнең хакта да, ахрысы,
бер матур әсәр лазем?!

Сөенерме рухыгыз тик —
борчыйсыз, димәссез бит?
Мин горур: татарча хисем,
Тукайча газәл яздым!

Халкым күңелендә бергә сез —
Тукай һәм аның яры...
Моннан да зур милли тәхет —
бармы, Зәйтүнә ханым?!

(Чыганак: Гаташ Рәдиф. Бу – сиңа кылган догам: Шигырьләр, газәлләр, робагыйлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 240 б.).


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз