Тукай дөньясы

Рәдиф ГАТАШ Зәйтүнәнең Тукайга язылмый калган хаты

Бар яраткан шигырь юлым! — күптәннән кабатлап йөрим: Күңелемә якты, җылы булып китә аннан минем. Язмышка мең-мең рәхмәтләр безне очраштырган өчен: Өр-яңа гомер башланды — тылсым дөньясы...

Бар яраткан шигырь юлым! —
күптәннән кабатлап йөрим:
Күңелемә якты, җылы
булып китә аннан минем.

Язмышка мең-мең рәхмәтләр безне
очраштырган өчен:
Өр-яңа гомер башланды —
тылсым дөньясына кердем.

Сез юл күрсәттегез миңа:
күңелемдә Кояш хәзер,
Нинди мәгънәле һәм матур —
ак тоела һәрбер көнем!

Ә яраткан шигырь юлым —
Сезнеке! Шул юл — тәкъдирем!
Гомеремне балкыткан якты —
мәңгелектәндер, шагыйрем?!

(Чыганак: Гаташ Рәдиф. Бу – сиңа кылган догам: Шигырьләр, газәлләр, робагыйлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 240 б.).


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз