Тукай дөньясы

Ренат ХАРИС Китмибез!

Китмибез без, безгә анда... Г. Тукай «Китмибез!» — дип әйткән шагыйрь китте... Ләкин китте ләйсән яңгырга. Күк гөлдерәү булып күңелләрдә «Китмибез»е калды яңгырап....

Китмибез без, безгә анда...
Г. Тукай

«Китмибез!» — дип әйткән шагыйрь китте...
Ләкин китте ләйсән яңгырга.
Күк гөлдерәү булып күңелләрдә
«Китмибез»е калды яңгырап.

Советларны Казан диварына
терәгәч тә китереп фетнә көз,
Вахитовлар каны ташка сеңде —
ташка сеңде катгый «Китмибез!»

Йөрәкләрдән окопларга күчте,
дошман белән килде йөзгә-йөз.
Газинурлар батырлыгы булып
яңгырады кабат: «Китмибез!»

«Китмибез!» — дип әйткән шагыйрь китте.
Ләкин китте ләйсән яңгырга...
Күк күкрәү булып күңелләрдә
«Китмибез»е тора яңгырап.

«Азат Европа»лар күңелләрне
аздырмакчы була. Безнең сүз —
корал тотып алган чикләрдән дә,
йөрәк яулап алган үрләрдән дә
бер адым да артка чикмибез.

Һич кирәкми безгә башка һава,
башка нигез безгә — чит нигез.
Кызыл байраклардан китмибез без,
яшел аланнардан китмибез.

Ил тамыры белән без тип-тигез,
сөт чишмәсе белән без игез —
сөт тамыры корган халык китә,
без яшибез әле, китмибез!

«Китмибез!» — дип әйткән шагыйрь китте...
Ләкин китте ләйсән яңгырга,
Һәр күңелдә мең мәгънәле булып
«Китмибез»е яши яңгырап.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз