Рифкать ХИСМӘТ. Халык шагыйре
/Тукайга багышланган шигырьләр/
Кара милләтчеләр тиргиләр дип,
Кичермәде сагыш йә кайгы.
Гади халык кочагына алып
Улы итте бөек Тукайны.
Аерылмады шагыйрь үз халкыннан,
Тайпылмады читкә иленнән.
Җырлады тик коштай канатланып,
Илһам алып заман җиленнән.
Алдан күреп якты киләчәкне,
Миллионнарны шунда өндәде.
Өзелсә дә иртә кыска гөмере,
Һаман җырлый, Тукай үлмәде.
Аның җыры ару-талу белми,
Киләчәккә чакырып юл яра.
Халык шагыйре – халык белән бергә,
Тормыш белән бергә ул бара.
(Чыганак: Хисмәтов Р.Ә. Күңелем көзгесе: шигырьләр/Рифкать Хисмәт. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2007. – 158 б).