Тукай дөньясы

Рөстәм МИНГАЛИМ Язгы Тукай янында

«Ачылды тау...» — диләр язда, Тау түгел, йөрәктер ул! — Язда шулай бер ачылу, Яңару кирәктер ул... Яшәешнең баш көненнән Бүгенгәчә — ни заман! Күзсезләр дә киләчә...

«Ачылды тау...» — диләр язда,
Тау түгел, йөрәктер ул! —
Язда шулай бер ачылу,
Яңару кирәктер ул...

Яшәешнең баш көненнән
Бүгенгәчә — ни заман!
Күзсезләр дә киләчәген
Нурлы итеп уйлаган.
Бик ерактан шәйләнгән нур
Бу язга да ялгана.

...Күрсәгез кара күбәләк,
Юрамагыз яманга.
«Өстегезгә актарылып
Күк төшеп килә!» — дисәм,
Иелмәгез, таралмагыз! —
Шунда гына сез исән...

«Кысыла офык боҗрасы,
Ул элмәк икән!» — дисәм:
Анда гасырлар чайкала, —
Без аякта, без исән.

Йоз кабат яз килеп тагын,
Инде исән булмасак...
Җирдә язлар, язда шигырь
Һәм Тукайлар булачак! —

Язда шулай бер уйлану,
Яңару — кирәктер ул.
«Ачылды тау...» — диләр язда,
Тау түгел, йөрәктер ул.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз