Тукай дөньясы

Салават РӘХМӘТУЛЛА Тукай Уфада

...1912 елның апрель аенда Габдулла Тукай Уфага килә һәм Мәҗит Гафуры белән очраша. Гафуры, пальтосын сатып, Тукайны кунак итә... Рәсми чыганаклардан Узганнарда — тарих, «Узганнар...

...1912 елның апрель аенда Габдулла Тукай Уфага килә һәм Мәҗит Гафуры белән очраша.

Гафуры, пальтосын сатып, Тукайны кунак итә...
Рәсми чыганаклардан



Узганнарда — тарих,
«Узганнар»га
Йөз (хәтта – йөз!) еллап булса да...
Шул «йөз еллап» вакыт аръягыннан
Хәбәр килә: «Тукай – Уфада!..»

Хат та язмый алдан:
«Башкорт дуслар
Тукайны чит күрмәс, – дигәндер. –
Гафурига фельетоннар яздым,
ул хәтта кул бирмәс...» – дигәндер...

Ә Гафури...
«Кайда туктар ул?» – дип,
Әллә ниләр юрый Гафури.
һәр тарафта сорый, иң кыйммәтле
«Номер»ларны урый Гафури...

«laquo;Башкорт дуслардадыр, бәлки... яки...» –
Чыгалмый ул уйлар очына...
...Туберкулез Тукай –
«Сабах»* кибетендә, әрҗәләрдән
Сәке ясап унбиш кич куна.


* «Сабах» – китап бастыру һәм сату өчен 1908 елда Казанда һәм Уфада төзелгән сәүдә ширкәте (көтепханә)

(Чыганак: Кайда да йөрәктә: Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләре иҗаты. – Казан, 2012. – 304 б.)


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз