Тукай дөньясы

Сания ӘХМӘТҖАНОВА Без Тукайлы халык... Туфанлы

Гәрәбә кыр... Көяз көнбагышлар Үсмер кызлар кебек сипкелле. Көләч көнбагарлар арасында Туфан балкый кояш шикелле. Бәхетле чак: Туфан — уртабызда... Шушы сурәт гел күз алдымда. Сыйлы көздә к...

Гәрәбә кыр... Көяз көнбагышлар
Үсмер кызлар кебек сипкелле.
Көләч көнбагарлар арасында
Туфан балкый кояш шикелле.

Бәхетле чак: Туфан — уртабызда...
Шушы сурәт гел күз алдымда.
Сыйлы көздә кунак булган идек
Ганимәтле Арча ягында.

Ул яңадан килде... язлар җиткәч,
Бәхилләшер өчен килгәндәй;
“Тәүфыйк телим, зирәк акыл”, – диде,
Хәер-фатихасын биргәндәй.

Васыятен әйтеп китте Туфан...
Без бурычлы аны акларга:
“Тукай – безнең иң зур дәүләтебез,
Ә дәүләтне кирәк сакларга!”

Һәм сакларга туган телебезне!
Без – Тукайлы халык, Туфанлы!
Сүз-иманга тугры калсак кына,
Тел-дәүләтле, димәк, Ватанлы!

Без Туфанга кайтып куәт алыйк,
Арындырыйк җанны сөремнән.
...Кырлай кырларында җем-җем рәшә,
Әллә Тукай, әллә Туфан дәшә
Шау кояшлы офык түреннән.

05 март, 2013 ел


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз