Тукай дөньясы

Шамил МАННАПОВ Шагыйрьләр

Шагыйрьләрнең язмышлары уртак: Намус белән — узган юллары. — Син кол! — диеп күпме каксалар да, Рухы белән Кол булмаган барыбер Кол Гали. Тукай ятим килеш курыкмаган Кара көчтән &m...

Шагыйрьләрнең язмышлары уртак:
Намус белән — узган юллары.
— Син кол! — диеп күпме каксалар да,
Рухы белән
Кол булмаган барыбер Кол Гали.
Тукай ятим килеш курыкмаган
Кара көчтән — кара шайтаннан,
Идел-йортыбыздан беркая да
«Китмибез!» — дип ярып әйталган.
Җәлил җыры очкан Моабиттан,
Каны тамган тимер челтәргә:
«Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә...»
Шагыйрьләрнең язмышлары уртак:
Көрәш белән узган юллары.
Алар шундый булган өчен
безнең
Йөзебез ак, башыбыз — югары.
Рух югары,
Чөнки арабызда
Галиләр дә, Тукай, Җәлилләр.
Килер буын нурга тиенсен дип,
Гомерләрен,
Гомерләрен яга шагыйрьләр.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз