Шамил МАННАПОВ Юаталар
Сизелми дә уза гомер, Ә мин һаман сабый. Ориентир өчен алдымда Абыйлар бар ярый. «Өлкәнәям, ахры», — диеп Кайчак моңсулансам, «Синең яшь — егет чак!» — д...
Сизелми дә уза гомер,
Ә мин һаман сабый.
Ориентир өчен алдымда
Абыйлар бар ярый.
«Өлкәнәям, ахры», — диеп
Кайчак моңсулансам,
«Синең яшь — егет чак!» — диеп
Юата күк Туфан.
«Чибәр ханымнар сораса,
Яшем ничек әйтим?» —
Диеп нәүмизләнгән чакта,
«Минем яшькә җит син башта...» –
Дип елмая Хәким.
«Карт аюлар урманына
Җителә бит тәки!» —
Дисәм, «Әй, малакасус!..» дип
Үрти сыман Бакый.
Абыйлар кадәр эшләргә
Гомерләр бир, Ходай.
«Хикмәт яшьтәмени?!» — диеп,
Моңсу гына миңа карый
Рәсеменнән Тукай...
(Чыганак: Шамил Маннапов. Тормыш сиратлары: шигырьләр, поэмалар, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 239 б.).