Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА *** ("Бөеклеген аңлап, чит милләтләр...")
Бөеклеген аңлап, чит милләтләр Аңа һәйкәл куйган заманда, Тукаеңны бар дип тә белмәгән Кавем үсеп ята Казанда. “Бар, диярсез, алар берән-сәрән, Бөтенләй үк әле юк түгел...” Берән-сәрә...
Бөеклеген аңлап, чит милләтләр
Аңа һәйкәл куйган заманда,
Тукаеңны бар дип тә белмәгән
Кавем үсеп ята Казанда.
“Бар, диярсез, алар берән-сәрән,
Бөтенләй үк әле юк түгел...”
Берән-сәрәннәрне барлап кына
Тынычлана алмас шул күңел.
Фәхешлекне яхшы белә алар,
Тукаеңны белмәсәләр дә...
Кая барып чыгар икән татар
Ышанып шул берән-сәрәнгә.
Урам себеркесе белән себереп алып,
Чүплеккә чыгарып атарлык...
Ышаналмыйм якты киләчәккә,
Шул кавемгә калса татарлык?!
Берән-сәрәннәрне барлап кына,
Күңел тынгы тапмый һаман да...
Җитәрбезме “Мин татармын!” диеп,
Горурланып яшәр заманга.