Тукай дөньясы

Шәүкәт ГАЛИЕВ Хәсән Туфан белән хушлашу сүзе

Чирек гасыр элек кояшлы көн Могҗизалы хәбәр китерде. Каршыладык сине, тарих кичеп Такташ яннан кайткан шикелле. Ятсынмаган идең бер генә дә, Күрмәсәң дә безне таныдың, Егерменче гасыр шигырендә...

Чирек гасыр элек кояшлы көн
Могҗизалы хәбәр китерде.
Каршыладык сине, тарих кичеп
Такташ яннан кайткан шикелле.

Ятсынмаган идең бер генә дә,
Күрмәсәң дә безне таныдың,
Егерменче гасыр шигырендә
Туфан күтәрелде тагын бер.

Шигъриятнең ак намусы булып
Зәңгәр күзең безгә караган;
Әле генә тапкан идек ләса,
Югалттыкмы инде яңадан?..

«Югалтмадык»,— дигән нык ышаныч
Зур кайгыда терәк җаныма;
Син китәсең халык күңеленә —
Мәңгелеккә —
Тукай, Такташ, Сәйдәш янына.

10 июнь, 1981


(Чыганак: Галиев Шәүкәт Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 480 б.)


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз