Тукай дөньясы

Шәүкәт ГАЛИЕВ Мәңгелек җыр

Илдар Юзвевка* Халкым, син моңнан яралган, Җырда телең ачылган — Язмышың булып тезелгән Шагыйрьләр һәм гасырлар. Халкым, син моңнан яралган, Җырда рухың чагылган — Канатларың күт...


Илдар Юзвевка*

Халкым, син моңнан яралган,
Җырда телең ачылган —
Язмышың булып тезелгән
Шагыйрьләр һәм гасырлар.

Халкым, син моңнан яралган,
Җырда рухың чагылган —
Канатларың күтәрелгән
Кол Гали кочагыннан.

Халкым, син моңнан яралган,
Җырында кайнар каның —
Һәр яңа чорда яктырып
Балкый Тукайлар даны.

Халкым, син моңнан яралган,
Җырыңда йөз аклыгы —
Җәлилләрнең, Туфаннарның
Батырлыгы, сафлыгы.

Халкым, син моңнан яралган,
Җырың гел яңарасы —
Бездән киләчәккә үтеп,
Мәңгелеккә барасы!

Гыйнвар, 1983


*Шагыйрьнең 50 яшьлеге уңаеннан уздырылган кичәдә укылды.

(Чыганак: Сиңа әйтер сүзем бар: шигырьләр, фәлсәфи фикерләр / Шәүкәт Галиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 376 б.)


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз