Тукай дөньясы

Шәүкәт ГАЛИЕВ Тукай васыяте

t tt ttt tttСоңгы сулышта, tttҮләр алдыннан, tttШагыйрь васыять tttӘйтеп калдырган: ttt ttt– Әсәрләремнән tttКилер акчага tttТәрбияләгез tttБер ятим бала... ttt tttУл чак бу теләк tt...

t

tt

ttt

tt

t

tttСоңгы сулышта,
tttҮләр алдыннан,
tttШагыйрь васыять
tttӘйтеп калдырган:
ttt
ttt– Әсәрләремнән
tttКилер акчага
tttТәрбияләгез
tttБер ятим бала...
ttt
tttУл чак бу теләк
tttҮтәлми кала,
tttАчтан үлгәндер
tttЯрдәмсез бала...
ttt
tttҖуйдыртмады җыр
tttУл васыятьне,
tttТормышка ашты
tttШагыйрь нияте;
ttt
tttШигърият дигән
tttГүзәл дөньяда
tttҮстерә Тукай
tttМеңләгән бала!
ttt


Февраль, 1967


(Чыганак: Галиев Шәүкәт Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 480 б.)


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз