Тукай дөньясы

Сырбай МӘҮЛЕНОВ, казах шагыйре Тукай кабере янында

Киттең, Тукай, Үттең, Тукай, Йөрәкләрне яндырып, Иңрәде ил, Тетрәде җир, Каплады кара болыт. Кыска булды, Иртә сүнде Яшь гомерең, моңлы-зарлы. Утка атып, Кан елатып Ташлап киттең Казанны. Үтте...

Киттең, Тукай,
Үттең, Тукай,
Йөрәкләрне яндырып,
Иңрәде ил,
Тетрәде җир,
Каплады кара болыт.

Кыска булды,
Иртә сүнде
Яшь гомерең, моңлы-зарлы.
Утка атып,
Кан елатып
Ташлап киттең Казанны.

Үтте еллар,
Үсте җырлар,
Син яңадан уяндың, —
Озын гомерең!
Кабат мендең
Биегенә кыяның.

Тукай — япь-яшь,
Абай — ак чәч,
Үлмәс җаннар булдыгыз,
Берегез — монда,
Берегез — анда,
Йөрәкләрдә урыныгыз.

Нури Арсланов тәрҗемәсе.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз