Зиннур МАНСУРОВ Шагыйрь янәшәсендәге урын
Апрель ахыры. Кырлай. Шагыйрь туе. Тәхетендә Тукай утыра. Арысландай затлар арасында күрәсеңме, тәкъсир, Ул тора. Менә Давыт, Салих, әнә Исхак *... Санап китсәң, барсы пәйгамбәр. Хода...
Апрель ахыры. Кырлай. Шагыйрь туе.
Тәхетендә Тукай утыра.
Арысландай затлар арасында
күрәсеңме, тәкъсир, Ул тора.
Менә Давыт, Салих, әнә Исхак *...
Санап китсәң, барсы пәйгамбәр.
Ходабызның мондый
Хадимнәрен кайчан әле бергә җыйган бар!
Җыелмаган халык җеназага —
китте шигырь, җыр-моң, уеннар...
Шаярткандай итте шаһ-шагыйрьләр:
«Тукай кырыенда... урын бар...»
Туең бара, Тукай, уен кара:
биючеләр читек кыздыра.
Чү!
Кыенсынмый утырт көрсиеңә —
Зәйтүнәдәй анда... кыз тора...
(* Шагыйрьләр Д. Көгелтинов, С. Баттал, И. Машбаш.)
(Чыганак: Мансуров З. Күңел сәфәре: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1999. – 223 б.)