Тукай дөньясы

ЗӨЛФӘТ Асрама

Җан асрау, диләр... Димәк, дөньяда бар Асрамага калган җаннар да... - Асрамага бала бирәм! – ...Шул чордагы Бу татарны ничек аңларга? Уйлап баксаң, ничек исән соң без? — Гомер ыша...

Җан асрау, диләр...
Димәк, дөньяда бар
Асрамага калган җаннар да...
- Асрамага бала бирәм! –
...Шул чордагы
Бу татарны ничек аңларга?
Уйлап баксаң,
ничек исән соң без? —
Гомер ышанычлы, юк ваем! –
Асрамага калган татар җанын
Асрамага алды... Тукае!
Әгәр безне Тукай якламаса,
Таянырга ул да булмаса,
«Татар» сүзе бер сүгенү сүзе
Булып кала иде ләбаса!
Яуга ул калкансыз барып керде
Һәм -
кылычка кылыч һаман да –
Бәхетсез дә, тәхетсез дә килеш
Без адашып калган заманда.
Утызга да җитә алмаган бер
Үсмердән гел дога көтәбез.
Җирне дер селкеткән
зур халыкның
Үги улы түгел микән без?
Гомере — күз ачып йомган ара...
Ялгыз очкан саксыз бер мәләк!
Юк, мондыйлар үлә алмый, үлми...
Мондыйлар бит була гел һәлак!
Син нишләрсең, татар, үз-үзеңне
Җуеп барган сәер хәлләрдә:
— Асрамага халык бирәм! — диеп,
Тукай рухы иңсә әгәр дә?!
Язмыш микән, әллә каргыш микән
Безнең бу татарга үч итә? –
Тукайларны нишләп үлем көтсен?
Андыйларны һәлакәт көтә!
...Кот алынып, өнсез калмабызмы
Үзебезне беркөн танып без?
Тукай кадәр Тукайны да хәтта
Һәлак иткән сәер халык без...
27.04.2003
(Чыганак: Зөлфәт. Ходай сулышы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 383 б.)

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз