Тукай дөньясы

Авыл бае ишан хәзрәт хозурында

Хәзрәт, кул бирергә килгән идек. Ни нәрсәләр хаҗәт булыр икән, ни кушасыз? — Киемнәреңезе чишенеп, берәм-берәм бәнем сохбәтемә керүеңез лязем улыр! Беренче шарты... Бай, иртәгесен хатыны янына к...

Хәзрәт, кул бирергә килгән идек. Ни нәрсәләр хаҗәт булыр икән, ни кушасыз?
— Киемнәреңезе чишенеп, берәм-берәм бәнем сохбәтемә керүеңез лязем улыр! Беренче шарты...
Бай, иртәгесен хатыны янына кергәч:
— Нихәл, ишетәмсең, хәзрәт ишан нәрсәләр кушты?
Хатын, түшәк өстенә торып утыргач, тузган сачләрен артка учлап:
— Хәзер генә госел кыйлып җаткан идем. Әйтергә кушмады. Күрмәгән нәрсәләрне күрсәтте...
— Ул — кирамәттер; син шунда, балабыз булмый, дип тә искә төшерү кирәк иде.
— Әле тиз кайтмабыз бит, син...
Бер ай торгач, бай хатыны илә фаидәләнеп кайтып китмешләр; ишан хәзрәтнең шифасы тигән икән!
Баласы булмаган байларга бик фаидәле эш!

*

Карт бай яшь хатыны илә.
— Сиңа әйтәм, ишанга барырга кирәк иде.
— Ни өчен, әллә эчең авырта башладымы?
— Җук, эчем авыртмаса да... хәзрәтнең сохбәте ләззәтле!

Хозурында — каршысында.
Сохбәт — кара-каршы сөйләшеп утыру, әңгәмә.
Лязем улыр — тиеш, кирәк булыр.
Госел кыйлу — юыну, пакьләнү.
Кирамәт — өшкереп-төкереп могъҗиза ясау, авыруга шифа бирү.

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз