Тукай дөньясы

Идел буендагы шәһәрдә

Чапанлы бер кыз илә бер мөсафир егет арасында Кыз: — Эһем! Тукта әле, әфәнде, сез ни өчен ифрат дәрәҗә бизәнеп һәм шыгырдавыклы читек-кәвешләр киеп чыгасыз? Егет: — Үзебезне кызларга яхшы...

Чапанлы бер кыз илә бер мөсафир егет арасында
Кыз: — Эһем! Тукта әле, әфәнде, сез ни өчен ифрат дәрәҗә бизәнеп һәм шыгырдавыклы читек-кәвешләр киеп чыгасыз?
Егет: — Үзебезне кызларга яхшы күрсәтер өчен; ә сез?..
Кыз: — Беззз... үземез күрер өчен.
Егет: — Соң бу чапанны сез ни өчен өстерәп йөрисез?
Кыз: — И җүләр, без ул чапан астында иркенләп йөримез. Таныган кешеләрдән качамыз, танымаган матур-матур егетләрне торговый мунчаларга яки секретный өйләргә чакырып алып китәмез. Әйдә барамызмы?
Егет: — Ах нәгъләт! Мин бу эшне Казан шәһәрендә генәме дисәм, башка шәһәрләрдә дә бар икән,— дип, кызның артына төшә...

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз