Тукай дөньясы

Һәркем эштә

Борһанетдин: «Мин бүген сабакка бармыйм; анда барганчы, кырларга чыгып уйнармын», — дип, басу капкасыннан җөгереп чыгып китте. Борһанетдин кырда бер Атны күрде. Ул тиз генә Ат янына барды да: «Әйдә, Б...

Борһанетдин: «Мин бүген сабакка бармыйм; анда барганчы, кырларга чыгып уйнармын», — дип, басу капкасыннан җөгереп чыгып китте.

Борһанетдин кырда бер Атны күрде. Ул тиз генә Ат янына барды да: «Әйдә, Бахбай, икәү уйныйк, күңел ачыйк»,— диде.

Ат: «Юк, җаным, минем уйнарга вакытым юк; минем сабан сөрәсем бар, Хуҗама хезмәт итеп ризык табасым бар, син үзең генә уйнарсың», — дип җавап бирде.

Бала, моннан киткәч, Умарта кортын күрде. Ул аның янына да барып: «Әй, Умарта корты! Әйдә икәү уйныйк, күңел ачыйк», — диде.

Умарта корты да җавабында: «Юк шул, минем эшем бар, җәй көннәре тиз үтеп китә. Минем көзгә кадәр төрле чәчәк¬ләрдән ашыгып-ашыгып бал җыеп каласым бар, үзең генә уйна», — диде.

Борһанетдин, аптырагач, бер Кош янына барып, аның үзе берлә уйнавын үтенде.

Кош та, Борһанетдиннең үтенечен кабул итмичә: «Юк, бала, минем уйнарга вакытым юк; кечкенә балаларыма ашатыр өчен чебен-черкиләр аулыйсым бар»,— диде.

Болай да булмагач, Борһанетдин тирән уйга чумды да тиз генә мәктәпкә таба җөгерде.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз