Габдулла Тукай. Баловень природы (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Көтмәгәндә» (1912) на русский язык.
В снежной мгле возник и вышел из тумана Шурале,
Жду, беззвучен и недвижен, что на сей раз на уме.
Перво-наперво мне в шапку пальцы длинные вдавил,
Не проходят пальцы в шапку, мех в себя не пропустил.
Стал тогда искать рукою мне лицо пощекотать,
Не с моею кислой миной от щекотки хохотать.
После этого принялся тыкать в шею мне перстом,
Обмотал я прежде шею толстым вязаным шарфом.
Спину пальцами прощупав, растерялся неспроста:
Кабы летняя рубашка! Шуба зимняя толста.
Будто важным делом занят, испытал щекоткой грудь,
Не найдя, оставил, чтобы отыскать хоть где-нибудь.
Я как есть сама капуста. Каждой вещи семь слоев.
На хребте ту тяжесть лошадь ощутила бы своем.
Стал теперь руками шарить он на поясе, но там
Всё узлы одни и путы, не развяжет сам шайтан.
Как щекоткой ни старался он пронять подошвы ног,
Ничего не получилось, глух был валеный сапог.
– До чего в лесу и поле ты привязчив, Шурале!
Так слоняешься без дела и без пользы по земле.
Где тебе проникнуть к телу! Уж на что мороз горазд,
Прогоняла лисья шуба брата вашего не раз.
На меня за это злобу затаил мороз с тех пор,
Наказал теперь бурану отомстить за свой позор.
После этих слов в тумане он растаял и исчез,
Только смех его визгливый прозвучал, где дальний лес.
Он же баловень природы: утром, вечером и днем
Ищет смеха он. Посмеет худо кто сказать о нём?
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Көтмәгәндә
Кар-томаннан көтмәгәндә килде чыкты Шүрәлем.
Дәшмимен. Тып-тын торам. Нишләр икән, дим, күрәлем.
Иң элек төртте озын бармакларны ул бүркемә;
Бармагы үтми аның, күрде, башымның күркенә.
Сузды шуннан соң кулын, биттән минем эзләп кытык;
Кайда ул көлмәк, кытыкланмак миңа — йөзләр чытык.
Муйныма сузды, кытыклармын дип, ул тырнакларын;
Мин шарыф берлән аны куйган идем чорнап калын.
Белде капшап соңра инде арканың да ул хәлен;
Җәйге күк күлмәк түгел шул: үтми бармак — тун калын.
Бик кирәкле эш кеби күкрәкләремне капшады:
Ул кытык эзләп маташты; булмагачтын — ташлады.
Мин бөтенләй бер кәбестә: бар кием ун кат минем,
Бу киемнәр йөклеген икърар итәрлек ат минем.
Ул, алып кулларны күкрәктән, минем билдән тота;
Һич тә бер шәйтан чишалмаслык минем билдә пута.
Ул, табан астын кытыклыйм дип, аякка кул ата;
Бармагын сизми аның, әлбәттә, җансыз ул ката.
— Әмма бәйләнчек тә син урманда, кырда, Шүрәле!
Йөрмә монда булмаганга, бар, эшеңне күр әле!
Син түгел, тәнгә тиялми китте инде күп суык,
Төлке эчле тун җибәрде күп суыкларны куып.
Кертмәгәч тәнгә, суык абзаң миңа дошман әле,
Миннән үч алмак өчен эшкә буран кушкан әле.
Шул сүземнән соң томанга батты, гаиб булды ул,
«Чи-и-и!» итеп бер әллә кайда, бик еракта көлде ул.
Ул көлә, һәм көлке эзләүдә үтә кич, иртәсе;
Кем кыеп әйтсен аңар сүз, ул — табигать иркәсе!
Икърар итәрлек ат — ат та сизәрлек.
Гаиб булу — күздән югалу.
(«Көтмәгәндә». — «Җан азыклары»нда (1912) басылган. Текст шуннан алынган. Шигырь «мин» белән шартлы мифик затның үзара әңгәмәсенә корылган. Сөйләшү дусларча бара. «Мин» әңгәмәдәшенә, үз итеп, хәтта «Шүрәлем» дип тә дәшә. Ул явыз, мәкерле зат рәвешендә күзалланмый. Шагыйрь аны «табигать иркәсе» дип әйтә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).