Габдулла Тукай. Беспробудный сон (Перевод Венеры Думаевой–Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Уянмас йокы» (1909) на русский язык.
– Мама, кто это? – спросила, ластясь к маме Фатима.
В ее комнате на стенке фотография была.
Отвечала мама: – Раньше у меня был этот сын,
Это брат твой, но на свете его нет, он раньше был.
– Мама! Мама! Где теперь он? Ты найди* его опять!
Я хочу его увидеть! Я хочу с ним поиграть!
– Нет, любимая, нет, крошка, брат твой нынче крепко спит,
Он не может встать, не встанет, он теперь землей укрыт.
– Разбуди же его, мама! Мама милая моя!
Пусть сестру свою увидит, сделай это для меня!
– Ах, сокровище! Нет средства разбудить его суметь,
Сон тот вечный, беспробудный, называется он смерть!
*В татарском языке глагол «найти» означает одновременно «родить», т.е. «обрести» (В.В.).
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Уянмас йокы
Фатима күрде үзенең бүлмәсендә бер рәсем:
— Әнкәем, бу кем? — диеп сорды, кочаклап әнкәсен.
Әнкәсе бирде җавап: — Әүвәлге угълым бу минем,
Дөньяда юк ул хәзердә — бер туган абзаң синең.
— Әнкәй, әнкәй! Нишләгән ул, кайда соң ул? Әйтсәнә!
Мин аны күрмәк телимен, зинһар, әнкәй, тапсана!
— Юк, җаным, юк, күз нурым, абзаң хәзердә йоклаган;
Ул каты йоклый, вөҗүден кара туфрак каплаган.
— Ә, алайса, син агамны, бар, уят, торсын, әни;
Бергә уйнарбыз, үзенең сеңлесен күрсен, әни!
— Юк, җаным, син белмисең, юктыр уятырга мәҗал,
Ул уянмас бер йокыдыр, аһ, аның исеме — әҗәл!
Сорды — сорады.
Вөҗүден — гәүдәсен.
Мәҗал — чара, көч.
(«Уянмас йокы». — «Балалар күңеле»ндә (1909) басылган. Кулъязмада язылу вакыты «1909, үктәбер 28» дип бирелгән. Текст «Балалар күңеле»ннән алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).