Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Без названия (Перевод Венеры Думаевой–Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Сәрләүхәсез» (1909) на русский язык.

Коль хочешь ты народа душу тронуть,
Тончайшие из самых тонких струны,
Тогда не место смеху, шутке грубой,
Сумей из сердца скорби стон исторгнуть.

Темны, безрадостны дороги жизни,
Кого судьба навстречу нам ни вышлет,
Страданьем наделил его Всевышний,
Задень его слегка, и горе брызнет.

Бедняга человек! Снаружи весел,
Хоть мир души его смятенной тесен.
Ни для кого не праздник жизнь, и если
Есть средь людей безбедный, то безвестен.

Забыться может разве только пьяный,
И то на время лишь, налившись ядом:
«Премудрость мирозданья необъятна,
Песчинка в нём, я всё ж премудр изрядно».



(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Сәрләүхәсез

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен.

Караңгыдыр, күңелсездер гомер юлы,
Бу дөньяда кем килсә дә сиңа туры,
Шиксез, аның җәрәхәтле күкрәгендә
Яшьрен генә янып яткан хәсрәт тулы.

Мескин адәм! Тыштан уйный, тыштан көлә,
Ямьсез якны уйлап куя эчтән генә.
Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел,
Һич кайгысыз кеше булса — адәм түгел!

Бераз вакыт шатлык таба исрек кенә,
Үз-үзенә ачы агу эчреп кенә:
«Әмма дөнья нинди кызык, нинди хозур,
Бу дөньяда кемнәр бар, — дип, — миннән дә зур!»


Сәрләүхәсез — исемсез (шигырь).
(«Сәрләүхәсез». «Йолдыз»ның 1909 елгы 29 ноябрь (472нче) санында басылган. «Йолдыз»да шигырь ике кисәктән тора: беренчесе — «Кузгатмакчы булсац халык күңелләрен...» дип, икенчесе «Чикмә гамь шул нәрсәгә... » дип башлана. Аска «27 ноябрь, 1909 сәнә» дип куелган. «Күңел җимешләре»ндә (1911) шигырьнең беренче алты юлы «Киңәш» исеме белән, калган өлеше «Сәрләүхәсез» исеме белән аерым-аерым бирелгән. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган. «Күңел җимешләре» китабы нәширләре фикеренчә, «аның «Ачы хәсрәт» көйләре, «Сәрләүхәсез», «Теләү бетте», «Өмид»ләре рухның иң эчке катында киләләр дә укучыны да үзләре галәменә тарталар. Болар инде каләмне күз яшенә манчып язылганнар».
Әсәр Н.И.Позняковның «Если в сердце человека...» шигыреннән өлешчә файдаланып язылган. Позняковның:
Если в сердце человека
Хочешь струн коснуться всех,
Тон настраивай на горе,
А не на веселый смех.
Много тех, что не встречали;
Света на пути зеленом,
А такого нет, чтоб мрака
В сердце не таил больном,

дигән юлларны эченә алган, төшенкелек хисләре белән сугарылган, субъектив тойгыларны гына чагылдырган шигыренә Тукай ике строфа өстәп, яңа фикер бирә:
Әмма дөнья нинди кызык, нинди хозур,
Бу дөньяда кемнәр бар, дип, миннән дә зур.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз