Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Бремя совести (Перевод Нияза Ахмерова)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Вөҗдан зарары» (1909) на русский язык.

В море житейском
Плыви без печали,
Парус отдай всем ветрам наугад.
Сколько бы волны твой челн ни качали
Бездны морские ему не грозят.

Только лишь совесть
Всевластным укором
Душу отправит на страшное дно.
Будь же с ней честен!
Плыви по просторам.
С правдай и совестью будь заодно!



(Из сборника: Тукай Габдулла Стихотворения/Перевод Н.У.Ахмерова. — Казань: Тан-Заря, 1996. — 32 с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Вөҗдан зарары

(«Будильник»тән)

Җиңел йөзмәк бу тормыш диңгезендә,
Хәвеф юк җиллесендә, җилсезендә.

Вәләкин йөкләмә аркаңда вөҗдан,
Авыр ул бу йөзүдә кургашындан.

Батарсың син, сине ул төпкә тартыр;
Бу чын сүз: тыңладисәң, фәһмең артыр.

 

Тыңладисәң — тыңладың исә.
Фәһмең — белемең, аңың.
(«Вөҗдан зарары». — «Яшен»нең 1909 елгы 9нчы (21 май) санында «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астында басылган. «"Будильник"тән» дип куелган. Текст «Әдәбият»тан (1909) алынган.
«Будильник» — 1865-1871 елларда — Петербургта, 1878-1917 елларда Мәскәүдә чыккан атналык сатирик журнал.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз