Габдулла Тукай. Буран (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Буран» (1912) на русский язык.
Разом, взявшись ниоткуда, всё вокруг объял туман,
Снег летит, снег сыплет, стелет, снег беснуется: буран.
Снег в лицо бросает комья, не даёт открыть глаза,
Волк ли там в снегу чернеет, вор ли – путника гроза.
Превозмогши снег, на землю посылает свет луна,
Да напугана: то жёлтой, то покажется бледна.
Целый день лежала смирно, словно мёртвая змея,
Закрутилася дорога, слились небо и земля.
Может, черти, отвязавшись, набежали с Каф-горы,
Иль у господа подушки износились до дыры?
И летит под видом снега пух-перо из той дыры,
И гоняются за пухом черти из-за Каф-горы.
Я ворчу, а надо мною насмехается луна,
Как над мытарствами нищих бай из верхнего окна.
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Буран
Тик кенә торганда капланды томанга бар һава;
Кар оча, кар себрелә, кар котрына һәм кар ява.
Кар бәрә йөзгә рәхимсез, күз ачып булмый карап;
Һәр кара нәрсә — бүре һәм һәр маяк булды карак.
Карны җиңгән күк, төшә җиргә тонык ай яктысы;
Ай да куркынган шикелле: бер сары, бер ак төсе.
Көн буе яткан иде, үлгән җылан күк, юл тыныч;
Чыкты соң кайдан адаштыргач буран — бу куркыныч?
Әллә ычкынганмы баудан Каф тау арты җеннәре?
Йә тишелгәнме Ходайның бихисап зур мендәре?
Кар булып җирдә очамы ушбу мендәр җоннары?
Йөгрешеп җан аулый мәллә Каф тау арты җеннәре?
Сукранам мин, кар арасыннан карый да ай көлә,
Мин фәкыйрь михнәттә — гүя чарлагыннан бай көлә!
(«Буран». – «Җан азыклары»нда (1912) басылган. Текст шуннан алынган. Шигырьдә зилзилә уртасында калган юлчының халәте, газаплы кичерешләре тасвирлана. Каф тау – мифик тау.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).