Габдулла Тукай. Дача (Перевод Михаила Тузова)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Сайфия» (1911) на русский язык.
Наш богач плывёт на дачу жарким летом каждый год,
Нанимая не иначе, как огромный пароход.
Всё равно ему, что судно,что упряжка рысаков.
Он гуляет беспробудно, унижая бедняков.
Даже солнце спесь такая удивляет, и оно
Сжечь давно готово бая, но, увы, не суждено.
Франт под зонт китайский спрятал модный колер пиджака.
Что пошит из шкуры, снятой с бедолаги мужика.
И плывёт богач беспечно мимо нищего села,
Из которого навечно жизнь весёлая ушла.
Ну, а с берега крестьянин скажет: «Во как!», пряча вздох.
Эх, ужель на дно не канет пароход?.. Прости нас Бог!
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Сайфия
(Иделдә сәяхәтем хатирәсе)
Килсә байның ач халыкны күзгә-күз мыскылласы,
Яллый ул, әлбәт, пароход, ансы — байлар юргасы.
Ярда торган ач халыкка йөз дә бормый, туп-туры
Юргалый ул шунда тиз-тиз, кайда бай сайфиясе.
Бу тупаслыктан көлеп торса кояш, күктән карап,
Нурны каплый «эссе!» дип бай — кулда бар шәмсиясе!
Бай киенгән франт-шикларча халык тирсе белән,
Батсачы шунда үзе һәм аләте нәкълиясе.
Ул хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ авыл!
Җимрек өй каршында ич оҗмах кеби кәйфиясе.
Җаннарым, күз нурларым, сез, бу мәһабәтне күреп,
Җан ачып: «во как!» дисез, мәзлум мужиклар семьясе.
Сайфия — дача.
Шәмсия — зонтик.
Аләте нәкълия — пароход.
Кәйфия — күңел ачу урыны.
(«Сайфия». «Шура»ның 1911 елгы 18нче (15 сентябрь) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Тукай бу шигырьгә «Иделдә сәяхәтем хатирәсе» дип куя. Шигырь Тукайның 1911 елның маенда пароход белән Әстерханга бару тәэсире белән язылган. Тукайның үзе исән чагында чыккан җыентыкларында юк. Беренче тапкыр «Гажур» басмасына (1926) кертелгән. Текст «Шура»дан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).