Габдулла Тукай. Дитя в раю (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Бала оҗмахта» (1912) на русский язык.
Плачу я; лаская, нянчит меня гурия в раю;
«Ты не мама , – плачу, – к маме, маму я хочу мою».
Лучезарные, как луны, слуги сбились с ног вконец:
Не беру игрушек, плачу, говорю: «Ты не отец».
Было написано для надгробия милому моей душе ребёнку одного моего знакомого (примечание Тукая).
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Бала оҗмахта
Мин хәзер оҗмах түрендә — бер матур хур иркәли;
Мин җуанмыймын, җылыймын, син түгелсең, дим, әни!
Ай төсендә нурлы гыйльманнар миңа ташлый тәти,
Егьлыймын, алмыйм аларны, сез түгелсез, дим, әти!
(«Бала оҗмахта». — «Җан азыклары»нда (1912) басылган. Текст шуннан алынган. Тукай бу шигыренә: «Үземә таныш бер кешенең күңелемә якын бер баласы үлгәч, мәрхүм баланың кабер ташына нәкыш итәргә, дип язган идем «Гъ.Т.», — дигән искәрмәне биргән. Хур — ислам динендә җәннәткә керүчеләргә вәгъдә ителгән бик матур кыз. Гыйльманнар — ислам динендә җәннәттә хезмәтче егетләр.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).