Габдулла Тукай. Другу, который советуется, жить ли ему на свете (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Дөньяда торыйммы?» дип киңәшләшкән дустыма» (1907) на русский язык.
Живи: не говори ни слова правды.
Что правдолюбцев избегаешь, прав ты.
Ведь, как шайтан, от совести спасаясь,
Обманешь каждого — себя не дашь ты.
Бедняк тебе батрак, а ближний – лишний,
Своей утробы ничего нет ближе.
Ты, жадностью одной обуреваем,
Ей подчиняешь все, что можешь, в жизни.
Когда перо – орудие для лова,
И, словно мед и масло, твое слово,
И, только выгоду в виду имея,
Подлога не стыдишься никакого.
Внутри безбожник, прикрываясь верой,
Преследуешь несчастных как неверных.
Ты – праведник, ты – работящий, всюду
Ты! Ты! Всех превосходишь – первый!
Но тяжела жизнь, если капиталу
Не молишься во что бы то ни стало.
Живи, пожалуй, если в деспотизме
Ты ложь и правду различаешь мало.
Но только не тверди про справедливость,
Не видя тюрем, нищеты, забитость.
Живи себе! Кути! Из пыли мира
Сурьму себе для глаз сготовь и выкрась!
Ни честь, ни совесть не нужны, ни смелость,
Ни преданность, ни верность и не честность.
Читать Коран, молиться – неуместно
Там, где царят разврат, беспутство, мерзость.
Живи, честь, веру, совесть продавая,
И будет жизнь твоя – не надо рая!
Обманщик, лжец и вор, неверный – сроду
На этом свете жили припевая.
Но знаю: жить, как я велю, не станешь,
К двуличию и лжи ты не пристанешь,
И, словно заяц, что дрожит за шкуру,
Ты принципам своим не изменяешь.
Тогда умри! Вернись к себе. Стань прахом.
Твое желание хвалю взойти на плаху.
О шар земной! Стократ в тебя зарыту
Вернее быть тому, кто любит правду.
Нет правды на земле, зарыта в землю,
И оттого душа, ее призыву внемля,
Стремится вглубь, чтоб с нею вместе
Дня дожидаться светопреставленья.
Прощай же, друг! И мне жизнь надоела.
Пускай склюет стервятник мое тело.
Не стану жить. Не от ума большого
Я до сих пор живу на свете белом.
(«Другу, который советуется, жить ли ему на свете» – опубликовано в журнале «Утренний сборник», № 2, 1 июня 1907 года. Фатих Амирхан, писатель и критик, затем, в Казани, близкий друг Тукая, в рецензии на это стихотворение назвал Тукая «настоящим татарским поэтом, истинным татарином».
(Источник: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.)).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. «Дөньяда торыйммы?» дип киңәшләшкән дустыма
Тормак ярый: бертуктамый ялганласаң,
Тугъры сүзле инсаннарга ялганмасаң,
Вөҗданыңнан шәйтан төсле тыр-тыр качып,
Үзен алдап, башкалардан алданмасаң;
Кардәшеңне үз нәфсеңнән алгалмасаң,
Ярлыларны бурлаклар дип сангалмасаң,
Тик бер ялгыз корсагыңны зурайтырга
Бар гомреңне хезмәт иттерсәң, ялласаң;
Һәрбер байны тәхрирең берлә ауласаң,
Тәкъриреңдә тик майласаң да балласаң,
Бу сүз корсак файдасына зарардыр дип,
Хәкыйкатьне яшермәктән оялмасаң;
Эчтән динсез булып, тыштан «дин», «дин» дисәң,
Ярлыларны дошман күрмәк диндин дисәң,
Мин мәсләкле, мин мәзһәбле, мин эшлекле,
Һәр артыклыкның чишмәсе «мин, мин» дисәң,—
Читен тормыш! — Капиталга чукынмасаң,
Хәзрәтендә тезләр чүгеп укынмасаң;
Тор, рәхәтлән, кәп-кәкрене туры дисәң,
Истибдадның намусына тукынмасаң!
Зинһар, иптәш, хаклык сөйгән булып йөрмә,
Ялган сөйлә, күрмә зиндан, күрмә төрмә;
Тип! Дөньяда ач-ялангачларны белмә,
Иске дөнья тузанын ит күзгә сөрмә!
Лязем түгел инсаф, вөҗдан — бер данә дә,
Һич кирәкми гайрәт итмәк, мәрданә дә;
Килешмидер Коръән уку, тәсбих әйтү
Фәхеш-вәхшәт берлән тулган бер ханәдә.
Тор дөньяда: иманың сат, вөҗданың сат,—
Шулай торсаң, гомрең үтәр бигрәк ансат;
Алдаучылар, кяферләргә дөнья җәннәт,—
Гомрең үтсен рәхәт-рәхәт, ансат-ансат.
Мәгълүм инде: мин кушканча тормыйсың син,
Нифакъ берлә ялган сөйләп йөрмисең син;
Җаннан куркып, куян төсле дер-дер тетрәп,
Чын мәсләкне арлы-бирле бормыйсың син.
Үл! Туфрак бул, кайт аслыңа, — аслың яхшы;
Хәнҗәр берлән күкрәгеңә касдың яхшы;
И җир шары! Нидән, белмим, хак сөйгәнгә
Мең кат синең өстеңнән дә астың яхшы.
Хаклык астка күмелгән шул, өсттә түгел,
Шуның өчен астка табан тарта күңел;
Хаклык берлән мәхшәргәчә бергә булыр
Өчен, син дә — тиз бул, тиз бул, — җиргә күмел!
Бәхил бул, дуст! Мин һәм тиздән менәм дарга, —
Туйсын ашап җансыз тәнне козгын, карга;
Тормыйм инде, — бу дөньядан туйдым инде!
Моңар чаклы торганмын мин гакыл тарга.
Инсан — кеше.
Алгалмасаң — алга алмасан, үзеңне генә кайгыртсаң.
Тәхрирең берлә — язган әсәрең белән.
Тәкъриреңдә — телдән сөйләгәндә.
Мәсләк, мәзһәб — тоткан юл, юнәлеш.
Хәзрәтендә — каршысында.
Истибдад — деспотизм.
Лязем — кирәк.
Нифакъ — икейөзлелек.
Мәрданә — батырлык, егетлек.
Касд — (чәнчергә) теләк.
(«Дөньяда торыйммы? — дип киңәшләшкән дустыма». «Таң мәҗмугасе» журналының 1907 елгы (1 июнь) 2нче санында басылган. «3нче дәфтәр»дә (1907; 1909) урын алган. Текст «3нче дәфтәр»дән (1907) алынган.
Фатих Әмирхан «Әлислах» газетасының «Яңа китаплар» рубрикасында «Габдулла Тукаев шигырьләре»нә («3 нче дәфтәр», 1907) язган тәкъризендә (бәяләмәсендә) бу шигырьне «һәр җәһәттән тәкъдир ителергә лаек» әсәр, дип сыйфатлый һәм «мөтәкәллиф (кыланчык) төрекләшкән» шигырьләренә капма-каршы итеп куя (Әлислах. 1907. 3 декабрь).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).