Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Если б ты не была… (Перевод Вероники Тушновой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Син булмасаң!» (1907) на русский язык.

Не горел бы я, если б ты жгучим огнем не была,
Я не плакал бы, если б ты поводом слез не была.

Я бы грусть позабыл, я оставил бы песни свои,
Если б ты порождающей горе мое не была.

Волноваться не стало бы пенное море любви,
Если б ты ураганом, вздымающим вал, не была.

Утешался бы я, на луну да на солнце смотря,
Если б ты затмевающей их красоту не была.

Ради жизни покинул бы глушь одиночества я,
Если ты бы стеной между жизнью и мной не была.

От души бы, как дервиш, я богу хвалы возносил,
Если б дьяволом ты, искушеньем моим не была.

Никогда бы погибели я для души не просил,
Если б ты помутившей сознанье мое не была.

Как Меджнун, не смеялся бы я в ослепленье любви,
Если б ты подшутившею зло надо мной не была.

На стихи походили бы строки пустые мои,
Если б ты отнимающей память мою не была.

 

(Источник: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192  с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Син булмасаң!

И матур! Мин янмас идем — яндыручы булмасаң;
Таммас иде җиргә яшьләр — тамдыручы булмасаң!

Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңларый,—
Син мине мискин кыйлып моңландыручы булмасаң!

Мәүҗе-мәүҗе улмазды, болганмазды гыйшкың диңгезе,—
Рихе сарсар төсле, син болгандыручы булмасаң!

Әкләнердем беркадәр мин шәмсә, йә бәдрә бакыб,—
Анлари хөснеңлә ләшәй сандыручы булмасаң!

Тәрк идәрдем вәхшәти, — тик кәндеңә тартып бәни,
Кяинатә каршы ям-ямландыручы* булмасаң!

Халисән коллык идәрдем Тәңрия, дәрвиш кеби,—
Күңлеми тәшвишлә шәйтанландыручы булмасаң!

Җаныма касд әйләмәздем хәсрәтемдәй гяһе гяһ,—
Кәндеми кәндемгә дошманландыручы булмасаң!

Кайвакыт Мәҗнүн кеби көлмәс вә шатланмас идем,—
Син агач ат өстенә атландыручы булмасаң!

Шигърә биңзәрди бераз биһүдә әшгарем бәнем,—
Һәр каләм тотканда, истән тайдыручы булмасаң!

 

*Робинсон рисаләсен укыганларга мәгълүмдер (Г.Тукай искәрмәсе).

 

Хәзерге әдәби телдә

Син булмасаң!

И матур! Мин янмас идем — яндыручы булмасаң;
Таммас иде җиргә яшьләр — тамдыручы булмасаң!

Бер минутта ташлар идем бу томанлы моңнарны, —
Син мине мескен кыйлып моңландыручы булмасаң!

Дулкынланмас, болганмас та иде гыйшкың диңгезе, —
Көчле җил төсле, әгәр син болгандыручы булмасаң!

Юаныр идем бераз кояшка йә айга карап, —
Матурлыгың белән аларны каплаучы булмасаң!

Кыргыйлыкны ташлар идем, — мине үзеңә тартып,
Җир йөзендәге бөтен нәрсәгә каршы куймасаң!

Дәрвиштәй, Аллага чын күңелдән кол булыр идем, —
Тәшвиш белән күңелемне аздыручы булмасаң!

Хәсрәтемнән кайвакыт үз-үземә кул сузмас идем, —
Үземне үземә дошманландыручы булмасаң!

Кайвакыт Мәҗнүндәй көлмәс һәм шатланмас идем, —
Син агач ат өстенә атландыручы булмасаң!

Язганнарым бераз шигырьгә охшар иде, —
Һәр каләм тотканда, истән тайдыручы булмасаң!

 

(«Син булмасаң!» «Әлгасрелҗәдид»нең 1907 елгы 15 март (3нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән чыккан. «3нче дәфтәр»дә (1907) басылган. Текст шуннан алынган.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз