Габдулла Тукай. Если не (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Булмаса» (1908) на русский язык.
Кто тебя, мой друг, оценит, как не страстная душа?
Соловей один внимает нежной розе чуть дыша.
Черт твоих картины верной лишь поэт не исказит,
Зеркала тебе не скажут, друг мой, чем ты хороша.
Даже Лейлы несравненной не заметил белый свет,
Лишь Меджнун её прославил, жизнь на песню положа.
Не венчает и шахиню красота её сполна,
Если раб-поэт влюблённый — не притёк к стопам, дрожа.
(Источник: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Булмаса
Кем белер кадреңне, җаным, дәртле күңел булмаса?
Наз итәр кемнәргә гөл — каршында былбыл булмаса?
Сурәтеңнең иң чыны, бел: шагыйрең күңлендәдер;
Көзгеләрдән чын төсеңне күрмисең — ул булмаса.
Бирмәде Ләйлә кеби мәхбүбәгә дөнья бәһа;
Ул болай бер кыз гына — каршында Мәҗнүн булмаса.
Һич килештермим синең төсле гүзәллек шаһына,
Ичмасам, бер хисле шагыйрь дә килеп кол булмаса.
Мәхбүбә — яратылган, сөелгән хатын-кыз.
(«Булмаса». – «Габдулла Тукаев диваны»нда (1908) басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).