Габдулла Тукай. Фатима и Соловей (Перевод Нияза Ахмерова)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Фатыйма белән Сандугач» (1910) на русский язык.
Фатима:
Что ж ты песен своих
Не поешь, соловей?
Вдоволь зерен в клети у тебя.
Сердцу вольно и сладко от песни твоей.
Что ж ты голову клонишь скорбя?
Соловей:
Ах, в зеленом лесу
Я пропел много лет!
Нынче мне уж не петь никогда.
Без жены и птенцов
Мне не мил белый свет
Вдалеке от родного гнезда.
Истомилась жена
От разлуки со мной.
Что мне здесь и покой и корма?
Ждут птенцы соловья.
Будь тюрьма золотой —
Для меня она только тюрьма.
Фатима:
Распахнула я дверь.
Улетай, мой певец!
В том лесу за меня помолись.
Пусть к жене и птенцам
Их супруг и отец
Пролетит сквозь небесную высь!
(Из сборника: Тукай Габдулла. Стихотворения/Перевод Н.У.Ахмерова. — Казань: Тан-Заря, 1996. — 32 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Фатыйма белән Сандугач
Фатыйма:
Ни өчен син сайрамыйсың, Сандугач?
Шат була күңлем минем син сайрагач.
Читлегең әйбәт, яныңда бар ашың.
Ник күңелсез син болай, бөктең башың?
Сандугач:
Аһ, минем сайрар җирем урман иде,
Анда һәртөрле кызык тулган иде.
Мин бу җирдә нигә шатлык күрсәтим?
Анда өч баш кошчыгым калды ятим!
Һәм мине анда тагын дустым көтә,
Сагына ул, саргая ул, ут йота.
Белмисеңме син: читен мәхбүслек ул,
Булса да алтын, һаман да читлек ул.
Фатыйма:
Йә, алайса, мин ишек ачтым сиңа:
Бар, азат бул, кыйл миңа изге дога.
Бар, җаным, инде яшел урманга оч,
Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш!
Мәхбүслек – тоткынлык.
(«Фатыйма белән Сандугач». – «Күңелле сәхифәләр»дә (1910) басылган. Текст шуннан алынган. Шигырь рус шагыйре Н.Г.Цыгановның «Соловушко» («Что ты, соловьюшко...») (1832) әсәреннән файдаланып язылган.
Кыйл миңа изге дога. – Татарларның борынгы ышанулары буенча, имеш, күктә сайраган тургай (шулай ук бүтән кошлар да) изгелек эшләгән кешегә дога (яхшы теләк) укый. Бу урында Тукай шуны истә тота.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).