Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Габдельхамит (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Габделхәмит» (1909) на русский язык.

(Не рой другому яму)

Тридцать лет свободомыслие души,
С корнем вырвавши, свободу засуши.
Свечи пламенных сынов страны туши,
Белый свет над мусульманами смеши,

Тридцать лет другому яму рой и рой –
Угодишь в свою же яму с головой!



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Габделхәмит

(Мән хәфәрә биэрән литәбгатиһи вәкага фиһи)

Утыз ел хөр фикерлеләрне үлтерт,
Төрекләрдә азатлык тамрын корыт,

Ватан яктыртучы шәмнәрне сүндерт,
Мөселманнан бөтен читләрне көлдерт, 

Утыз ел казыган баз бик тирән шул:
Менә инде Хәмидең шунда

                                      ГӨМБЕРРРТ!

 

(«Габделхәмит». — «Яшен»нең 1909 елгы 9нчы (21 май) санында «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астында, «Шүрәле» имзасы белән басылган бәйләмгә кергән. «Әдәбият»ка (1909) кертелгән. Текст шуннан алынган.
Шигырьнең ахыргы юлындагы «Гөмберррт!» сүзе дә, имза сыман итеп, аска төшереп куелган. Псевдоним итеп «Гөмберррт!»не (өч «р» хәрефе белән) Тукай беренче тапкыр «Яшен»дә «Тотса мәскәүләр якаң» дигән сатирик шигыре астына куя. (Яшен. 1908. № 1.).
Габделхәмид (1842-1918) — Төркиядә утыз елдан артык солтан булып утырган кеше. 1907-1908 елларда көчәйгән яшь төрекләр хәрәкәте нәтиҗәсендә Габделхәмид илдә конституция кабул итәргә мәҗбүр була. 1909 елда, конституцияне юкка чыгарырга һәм үзидарәне яңадан кайтарырга тырышуы сәбәпле, ул тәхеттән төшерелә.
Мин хәфәрә биэрән литәбгатиһи вәкага фиһи — берәү үз халкына кое казыса, үзе үк (шул коега) төшә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз