Габдулла Тукай. Голубь (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Күгәрчен» (1910) на русский язык.
(из русского)
В лесу под деревом, поникнув долу,
Сидел, запрятавшись, несчастный Голубь.
С размахом крыльев, не охватным оком,
Вблизи него пронёсся мощный Сокол.
Подумал Голубь про себя: гляди-ка,
Как совладать с такою силой дикой?
С когтями острыми он, беспощадный,
Бессильных будет поедать нещадно.
Премного я судьбой своей доволен:
Бессильным создан я Господней волей.
По мне, быть лучше жертвой, слабой птицей,
Чем кровожадным хищником-убийцей.
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2008. — 223 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Күгәрчен
(Русчадан)
Бер урманда агач астында, яшьрен,
Качып утыра иде мескин Күгәрчен.
Якыннан шул вакытта узды Лачын,
Җәеп, селкеп канат атлы колачын.
Эченнән сөйләде шунда Күгәрчен:
«Бу Лачын нинди көчле кош, күрәмсең?
Көче күп, тырнагы үткен, явыз ул,
Зәгыйфьләрне ашар, канлы авыз ул.
Вәләкин мин ризамын язмышымнан,
Ходай кыйлган мине көчсез кошыннан:
Зәгыйфь, корбан булу артык, Ходаем,
Булудан андый көчле һәм дә залим!»
(«Күгәрчен». — «Йолдыз»ның 1910 елгы 15 август (575нче) санында Тукайның «Т.» имзасы белән басылган. Шигырьнең исеменнән соң «Русчадан» дип куелган. Текст «Күңел җимешләре» ннән (1911) алынган. Әсәр А.С.Пушкин әтисенең абыйсы В.Л.Пушкинның (1766-1830) «Голубка» (1806) исемле шигыренә нигезләнеп язылган.
Голубка, под кустом прижавшись, говорила:
Ах, ястреб пролетел! Какая злость и сила!
Но, право, я должна судьбу благодарить,
Что ястребом она меня не сотворила!
Не лучше ль жертвою, а не злодеем быть?
Ә В.Л.Пушкин бу әсәрен француз шагыйре Жан-Жак Бассардан (1743-1831) тәрҗемә иткән. Текстлар бер-берсе белән туры килә. Әмма Тукай эчтәлекне детальләштерә төшкән.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).