Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Я больной лежу в деревне (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Авылда авырып яту» (1912) на русский язык.

Я больной лежу в деревне. Отдыхают здесь со мной
Деревенские мужчины: нет работы им зимой.

Засучившись, с мужиками предаюсь сам лени я.
Утомился от болезней, жду весны, здоровья я.

Всё про снег, бураны мысли, мысли тёмные зимы,
Да про запах чистый хлеба, про  картошку – соль земли.

О картошка, ты, картошка! Ты – любимая еда,
Только ты украсишь пищу баю, бедному всегда.

Из Америки прибывши, натерпелась здесь невзгод.
Что поделать? Очень тёмный до сих пор у нас народ.



(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2008. — 223 с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Авылда авырып яту

Мин әле аурыйм авылда, монда кайттым кыш көне;
Ял итә монда агайлар, җәйдә калган эш көне.

Сызганып мин дә агайлар берлә ялкаулык итәм;
Туйдым инде хәстәлектән, яз көтәм, саулык көтәм.

Язганым — кышның буранлы һәм караңгы уйлары,
Һәм дә хуш исле ипи, майлы бәрәңге уйлары.

И бәрәңге! Син, бәрәңге! Кил, бәрәңге — җан ашым;
Син генә тәмләртәсең бар ярлылар, байлар ашын.

Күп җәфа күрдең бу җиргә син килеп Амрикадан,
Нишлисең, тәкъдир шулайдыр, халкыбыз шул бик надан.



(«Авылда авырып яту». «Җан азыклары »нда (1912) басылган. Текст шуннан алынган. Шигырь шагыйрьнең, саулыгына шифа эзләп, авылга кайткан чагында язылган. Шагыйрь үзенең кышкы авыл шартларындагы кичерешләрен чагылдыра, авыл халкының, кышкы авылның көнкүрешен бәян итә. Бу вакытларда шагыйрьнең үпкә авыруы бик нык борчыганлыгы билгеле. Әмма ул тән газабын мөмкин кадәр тизрәк рухи тормышыннан читкә алып ташларга омтыла. 1912 елның башларында ул Өчиле авылында була, авыруы җиңеләя, кабаттан көр күңелле кеше була башлаганлыгын хәбәр итә: «Хәзер үк үземдә бераз яхшыру вә хәлләнү сизә башладым. Казаннан алып кайткан
даруларны да истигъмаль итәм. Эшләр болай барса, бер-ике айдан сихәтләнермен кебек... Монда бөтенләй оптимистландым, ахры*». (*Халит Г.Тукай үткән юл. Казан : Татар. кит. нәшр., 1962. 196 б.).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз