Габдулла Тукай. Ярмо (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Золым» (1911) на русский язык.
Бедняк! Кто ношу веры на тебя взвалил,
Кто в паспорте тебя муслимом* объявил,
Намазом и сажьдой в мечети заманив,
Тобою кто в мечетях обтирает пыль?
Пороком стадности тебя поработив,
Невежество твоё в орудье обратив,
«Свидетельство» твоё из уст твоих берут,
Кому? Чему свидетель ты, когда не лжив?
Несчастный! Никогда свободно не вздохнёшь,
От горя и забот никак не продохнёшь.
Ярмом насилия сдавил тебя иман**:
Не веришь, что голодной смертью не умрёшь.
*Мусульманин.
**Религиозная вера.
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Золым
Фәкыйрь кеше! Кемнәр сиңа иман таккан?
Тәзкирәңә «мөслим» диеп игълан таккан?
Кемнәр сине, намаз, диеп, сәҗдә, диеп,
Юкка тузанлы мәсҗедләрдә аунаткан?
Тагып сиңа иярченлек сәфаләтен,
Корал итеп йөретәләр җәһаләтең.
Гуаһлыклар бирәсең син, «әшһаде» дип,*
Син ни белдең? Кемгә мәкъбуль шәһадәтең?
Мескин фәкыйрь, иркен сулыш та алмыйсың,
Аһ-ваһыңнан һичбер вакыт бушанмыйсың;
Көчләү сине сарих золым иман белән,
Иртәгә ач үлмәм дип тә ышанмыйсың!
*«Шәһадәт бирәм, таныклыйм» дип, син шәһитлек итәсең.
Тәзкирә — паспорт, рәсми документ.
Мөслим — мөселман.
Сәфаләт — түбәнлек, хурлык
Җәһаләт — наданлык.
Кемгә мәкъбуль шәһадәтең? — Кемгә кирәк шәһитлегең, аны кем кабул итә?
Сарих — ап-ачык.
(«Золым». — Беренче тапкыр «Гажур» басмасына (1926) кертелгән. Җыентыкны төзүче Ф.Бурнаш «Бер җирдә дә басылмаган» дигән искәрмә биргән. Текст астына «1911» датасы куелган. Текст шул җыентыктан алынган.
1938 елгы «Сайланма әсәрләр»дә китерелгән факсимилие буенча 2нче һәм 10нчы мисрагълар «Тәзкирәңә мөслим дигән игълан таккан» һәм «Аһ-ваһыңнан һичбер минут бушанмыйсың» дип укылырга тиеш.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).