Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Иногда (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Кайчакта» (1910) на русский язык.

Без дум и чувств порой душа как есть,
И мысли, как растрёпанная шерсть.

Опустошённый отдыхает дух,
Скользят, не проникая, взгляд и слух.

Сокровища души лежат на дне,
До времени неведомые мне.

Тогда и попрекнут скорей всего:
– Ты почему не пишешь ничего?

Я им в ответ: – Всё как-то недосуг,
Пописывать нет времени, мой друг.

Так скажешь нищему иной раз, пусть
И знаешь точно, что карман твой пуст:

 – Нет мелочи, – и щупаешь бока.
Мол, не пишу, нет времени пока.



(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Кайчакта

Була кайчак бөтен уйдан күңел буш,
Туза уйлар, мисале гыйһне мәнфүш.

Күңелдә яткучы изге хәзинә
Вакытлыча китә үз мәэхәзенә.

Бушап күңлем, була рухымда тәгътил,
Ителми берни дә тәхкыйк вә тәхлил*.

Менә шул чак кешеләр шелтәлиләр:
«Нигә син язмыйсың һичнәрсә?» — диләр.

Җавабымда: «Вакыт юк, — дим аларга, —
Бушамыйм бу арада язгаларга».

Шулай кайчак кесәгезнең төбендә
Беләсез юклыгын ярты тиен дә,

Сораучыга дисез бит: «Миндә вак юк!»
Шулай ук мин дә әйтәм, дип: «Вакыт юк!»



*Бернәрсә дә җентекләп тикшерелми.
Мисале гыйһне мәнфүш — тетелгән җон кебек.
Үз мәэхәзенә — үз урынына.
Тәгътил — ял.
(«Кайчакта». — «Йолдыз»ның 1910 елгы 2 май (534нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган.
Биографиясеннән күренгәнчә, 1910 ел – шагыйрь өчен бик авыр чор. Сатирик «Яшен» журналы чыгудан туктагач, Тукай ике кулсыз калгандай була. Ниһаять, «Яшен»гә алмашка «Ялт-йолт» журналы килә. Ләкин сәламәтлек ягыннан Тукайның күңеле тыныч түгел. Бу чор матбугатына игътибар итсәң, апрель-май айларында шагыйрьнең кулы эшкә бармаганлыгы, аның журнал сораганга яисә инерция беләнрәк кенә язганлыгы күренә. Күңеленең халәтен үзе үк шушы «Кайчакта» шигырендә искәртә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз