Габдулла Тукай. Из Шиллера (Перевод Нияза Ахмерова)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Шиллердән» (1907) на русский язык.
Если ты меня любишь,
Дари мне познанья свои.
Нет сокровища лучше,
Чем высшей культуры огни.
Но лишь душу ты хочешь
Мне отдать до скончания дней.
В темноте моей ночи,
Что мне делать с душою твоей?
(Источник: Тукай Габдулла Стихотворения/Перевод Н.У.Ахмерова. — Казань: Таң-Заря, 1996. — 32 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Шиллердән
Син бүлеш, сөйсәң мине, гыйльмең вә гыйрфаның белән;
Нәрсә белсәң дә, икәү уртаклашыйк аның белән.
Син исә: «Эстәр исәң, җанымны бирермен», — дисең,
Нәрсәгә җаның миңа, нишлим синең җаның белән?
Гыйрфан — белем, культура.
Эстәр исәң — теләсәң.
(«Шиллердән». «Әлгасрелҗәдид»нең 1907 елгы 15 апрель (4нче) санында, шулай ук «3нче дәфтәр»дө (1907) басылган. Автор, «Бишектәге бала»дагы кебек үк, астына «Лермонтов» һәм «Гъ.Т.» дип куйган. Текст «Әлгасрелҗәдид»тән алынган. Шигырь М.Ю.Лермонтовның «К***» (из Шиллера) әсәреннән икътибас итеп язылган. Соңгысының тексты түбәндәгечә:
Делись со мною тем, что знаешь,
И благодарен буду я.
Но ты мне душу предлагаешь:
На кой мне чорт душа твоя!..
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).