Габдулла Тукай. К… (Подарок на память) (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «...гә (Ядкяр)» (1908) на русский язык.
Поэт! В глубокой тайне сохрани своё призванье
И ото всех скрывай, мой друг, скрывай своё названье.
Пускай никто не знает, где берёшь ты вдохновенье,
И в подлинном своём не представай изображенье.
Всегда повсюду не забудь переменять одежды,
Прикинься раз шутом, в другой раз притворись невеждой.
Но виду не подай; толкуй всегда лишь о пустячном,
Смеёшься если — лишь затем, чтоб не казаться мрачным.
Заходит слово о стихах — ты в сторону направишь,
Есть собеседник у тебя — другой поэт-товарищ.
Не покоряйся жизни. Ты — будь от неё свободен.
Поэту чужды шум и гам, ему покой угоден.
Кем хочешь будь — о том не стану спорить я с тобою,
Предупреждаю: берегись лишь быть самим собою!
Знай: этой жизни суета не для тебя. Не взвиться
Вовеки в небо на дворе прожившей долго птице.
Венцом поэзии златым, сокровищницей этой,
Не овладеть тому вовек, кто слышит звон монетный.
Ты — царь! Кумир! Не преклоняй главы пред подлым миром,
Пусть, если нужно, преклонят главу перед кумиром!
Не отвечай, когда навет гнетёт и душу точит,
В том их работа: замутить в тебе святой источник.
(Источник: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. «...гә (Ядкяр)»
(Ядкяр)
Шагыйрем! Кодсиятең булсын синең күңлеңдә сер;
Дөньядан шагыйрь икәнеңне яшер, дустым, яшер.
Белмәсеннәр — кайсы җирдән агыла бу кодрәтең,
Син, ләтыйф тәннәр кеби, күрсәтмәгел чын сурәтең.
Һәрвакыт, һәр җирдә син башка киемнәргә төрен:
Йә җүләр бул, йә мәзахчы бер кеше төсле күрен.
Бирмә сер һичкемгә: сөйләшсәң сөйләш өстән генә;
Көл — караңгы йөз бирү анчак килешмәстән генә.
Читкә бор — сүз килсә каршыңда шигырьләр бабына;
Иптәшең шагыйрь генә бассын аяк михрабыңа.
Итмә үз тормышны; тап башка җиһан, башка хәят;
Дөньяның буш шау-шуы шагыйрьгә чит, шагыйрьгә ят.
Кем генә булсаң да бул — юк ансына һичбер сүзем;
Тик сүзем шулдыр сиңа: саклан булудан үз-үзең!
Бел: килешмидер сиңа бу вак мәгыйшәт, вак тормыш;:
Чөнки мәңгегә очалмас, йортта күп асралса кош.
Фәйзы бакый — таҗе шагыйрь* мәңгегә булмас сиңа,
Ваксынып, син төшсәң алтын шылтыравы астына.
Баш имә — зур син — бу әдна җанлылар дөньясына;
Падишаһ син! Бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа.
Таш йөрәкләр кырсалар күңлеңне — түз, эндәшмә син;
Эшләре шул: болгасыннар әйдә зәмзәм чишмәсен!
Кодсият — талант, илһамлану.
Ләтыйф — үтә күренә торган (гүзәл).
Мәзахчы — көлдерүче, шамакай.
Анчак — тик, бары.
Бабына — мәсьәләсенә, өлкәсенә.
Михраб — трибуна.
Хәят — тормыш.
*Бетмәс-төкәнмәс байлык — шагыйрьлек таҗы.
Мәгыйшәт — тормыш-көнкүреш.
Әдна — бик түбән.
(«…гә (Ядкяр)». ...га (Ядкяр). «Габдулла Тукаев диваны»нда һәм «Әлислах»ның 1909 елгы 8 январь (56 нчы) санында басылган. Текст «Диван»нан алынган.
Тукайның замандашларыннан Каюм Мостакаевның (1883-1974) истәлегенә караганда, бу шигырь С.Рәмиевнең «Бәянелхак» газетасы хуҗалары Әхмәтҗан һәм Мөхәммәтҗан Сәйдәшевләргә хезмәткә керүе уңае белән язылган.
Зәмзәм чишмәсе - Мәккә шәһәрендә Кәгъбә янындагы кое исеме. Минераль матдәләргә бай бу суны хаҗга баручылар махсус савытларга тутырып алып кайталар, ул озак саклануы белән үзенчәлекле.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904-1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).