Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. К птицам (Перевод Рувима Морана)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Кошларга» (1909) на русский язык.

Я не трону вас, меня не пугайтесь, пичуги.
Я лишь пение ваше послушать хочу на досуге.

Всё, что Бог вам внушил, распевайте при мне без тревоги,
Не ношу я ружья, не расставил силков на дороге.

Пойте смело, спокойно, не трону я вас, не задену,
Мне ли жизни на воле не знать настоящую цену?

Так не бойтесь меня, я ловить вас не буду, постойте!
Не шумя, не дыша, буду слушать вас… Пойте же, пойте!



(Источник: Тукай Г. Незабываемое время: Стихотворения для детей, сказки в стихах, автобиографическая повесть/Габдулла Тукай. – Казань: Магариф, 2006. – 207 с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Кошларга

Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.

Җырлагыз сез күңлегезгә Тәңре нәрсә салганын;
Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.

Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим;
Әллә иркендә торуның кадрене белмимме мин?!

Курыкмагыз — яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;
Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.



(«Кошларга». «Балалар күңеле»ндә (1909) басылган. Текст шуннан алынган. Шигырь А.Н.Плещеевның «Напрасно, птички...» исемле шигыреннән иҗади файдаланып язылган. Шигырьнең тексты түбәндәгечә:
Напрасно, птички, вас мое
Присутствие тревожит:
Спокойно пойте все, что Бог
Вам на сердце положит.
Я не поставлю западни
Вам ни в саду, ни в поле,
И сам я знаю хорошо,
Что значит жить на воле.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)). 

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз