Габдулла Тукай. К свободе (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Хөрриятә» (Азатлыкка) (1907) на русский язык.
Свету правды навстречу зажги равноправия свет;
Средь ночной темноты нас сияньем своим озари.
Нас рабами соделай тому, кто есть истинный бог,
Просим помощи мы до сих пор у другого тенгри.
Поклоняемся идолам в серых шинелях. Хотим,
Чтоб бревно сострадало, а слепорождённый – смотри.
Стань пророком Хаттабом. С лица всей земли, растоптав,
Чтоб очистить Каабу, всех латов, манатов сотри.
Истуканы кривыми путями везде расползлись,
В их руках жизнь и судьбы, дела всех народов земли.
Всюду лучшие сброшены. Правят ничтожества бал;
Ты высоких от подлых своею рукой отдели.
Страшный суд наступил: солнце правды сегодня зашло.
Раскололась луна, и умы в помутненье пришли.
Опрокинулись звёзды единства на землю с небес.
Ещё дальше, чем феникс, от нас человечность вдали.
Сабли, пушки и ружья, шпион, казаки, палачи
Сверху, снизу, с боков наседая, вредят изнутри.
Непонятно: греховным без просьбы дарован был рай,
А достойные рая – ужасного ада внутри.
Описание это, за нацию с дрожью в руках,
Ты с твоей благосклонною милостью к нам восприми.
Помоги: нас согнали с поверхности нашей земли;
Ни на том, ни на этом нам свете нет места. Внемли.
Что «земля – для того, кто работник на ней», не звучит.
Обживай, хочешь, звёзды, а хочешь, на небе живи.
Пропадают с людьми на земле и религии их,
Мусульмане – ислам, христиане Христа отдают: на, распни.
Оттого, что религии связаны тесно с людьми,
Ничего не поделать, в песок вместе с ними ушли.
Этот свет стал удобным приютом для своры зверей,
Почему, не пойму, налетели на нас дикари.
Кровь хороших людей кровопийцам вкуснее халвы,
С вожделением жаждут припасть к нашей крови они.
На съедение гогам-магогам живое не дай,
Вместе с Думой стеной Искандера от нас отдели.
Мы толпимся, голодные, подле дверей. Отвори.
Покажись и открой нам лицо. Морем яств одари.
Развяжи, Боже, милостью высшей поэту язык.
Ты, поэт, о друзьях и врагах, не таясь, говори.
Сад свободы, цвети! Пусть поют в нём твои соловьи.
Пусть светлее, чем лунная ночь, будут нации дни.
Пусть сопутствует совесть всегда жизни всех мусульман.
С ног, чалмами опутанных, нам наши путы сорви.
(«К свободе» – опубликовано в №2, 15 февраля 1907 года, журнала «Эльгасрельджадид». В подзаголовке: «Из «Мухаммадии». «Мухаммадия» – напевно-стихотворное произведение турецкого поэта Мухаммада Чалаби (умер в 1451-53 году). Тукай использовал форму зачина и некоторые обороты речи турецкого поэта.
Стихотворение вызвано к жизни усилением реакции после революции 1905 года: разгон 1 Государственной Думы, одна за другой закрываются газеты и журналы и т. д. Образы Судного дня, затмения солнца, нашествия на землю адских сил Тукай мастерски перемежает с реалиями жизни и создаёт политический памфлет, проникнутый пафосом призыва к свободе. Этот пафос отчётливо перекликается с «гибельным» восторгом юного Пушкина в оде «Вольность». Вместе с тем, сегодня, спустя почти сто лет, стихотворение оставляет ощущение того, что аллегории Тукая имеют гораздо более обобщающий и даже глобальный, «геополитический», смысл.
Стань пророком Хаттабом – Хаттаб (пророк Ибрагим), разгромив арабских языческих идолов Маната, Лата и Гоззу, сбросил их в море.
Гог-Магог – два мифических народа, поедающие всё живое на своём пути. Согласно мифологии, Александр Македонский (Искандер) отделил их от остального мира высокой стеной.
(Источник: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.)).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Хөрриятә (Азатлыкка)
Мөсавәт шәмгыне яндыр гадаләт нурына каршы,
Бези нурыңла нурландыр да кортар ләйле зөлмадән.
Бези габед әйлә мәгъбүд хәкыйкый Тәңрийә анчак,
Иганәт эстәдек без чөн буңа дәк гайре мәүлядан.
Баш икдек, сагыйр улдык һәр шинель кигән санәмләргә;
Көтеб җансыз агачдан җан, бәсар тугъмышдан әгъмадан.
Сән улгыл хәзрәти Хәттаб, бетер һәп потлари табтаб,
Ки калсын Кәгъбәи пакь-пакь Мәнатдан, Лат вә Гоззадан.
Өмүре әһле дөнья бунлара тәслим улынмышдыр,
Табигыйдер ки, йөрмәз бу санәмләр раһе әһдадан.
Дәниләр ашмыш әгъляйә, галиләр дөшмеш әднайа;
Ки сән лотфыңла тәфрикъ ит — аер әгъляйи әднадан.
Кыямәтдер бу көн: шәмсе хәкыйкать мөнхәсиф улды;
Камәрләр иншикакъ итде, гакыллар шашты гаугадан.
Нөҗүме иттихад күкдән дүкелде йирләрә шимди;
Җиһанда хиссе инсият озак кәрратлә Ганкадан.
Зөбанилар, кылыч, туплар, казак, мылтык, палачларла
Мөхатыз һәр җәһәтдән: сагъ вә сулдан, зир вә балядан.
Гарибдер: әһле гыйсъянә сөальсез өзлифәт җәннәт;
Бирелде әһле гаднә йир сәкарьдән — нары көбрадан.
Язылмыш детрәян әлләрлә гарзы хале милләт бу;
Шикаятьдер сәңа бездән: әсәрлән кауле шәквадан.
Йитеш насрыңла сән: руе зәминдән сөрделәр безне;
Әмәл юк гайре очмакдан, кәчеб дөнья вә гокъбадан.
Тәмамән фәсех улынмышдыр мәкаль: «Әһле йир чөн йир»;
Мәкам тот, эстәр ирсәң гәр, сәмадан йә сөрәйядән.
Изелделәр әһалилә берабәрлекдә динләр дә,
Кәчеб мөслимләр исламдан, насара — дине Гыйсадан.
Нә япсын, нәйләсен — динләр дәхи тупрака инмешләр;
Бәдиһидер ки, дин мөнфәк дәгелдер халкы дөньядан.
Бу дөнья бер такым вәхшиләрә җае сафа улды,
Мосалләт улдылар бунлар безә, билмәм, нә мәгънәдән.
Эчәрләр канларын әһле къолубең, чөнки кан эчмәк
Хәлявәтледер анларча шикәрдән һәм дә хәлвәдән.
Йидермә кяинати, сакла бу Яэҗүҗе-Мәэҗүҗдән,
Вә чәкдер сәдде Искәндәр бөтен әсхабе Думадан.
Безез капуңда ялан ач, камумыз без сәңа мохтаҗ;
Йөзең күстәр, никабең ач, гата кыйл бәхре нәгъмадан.
Илаһи, рәхмәтеңлә шагыйрең тил гокъдәсен хәл кыйл;
Хәбәр вирсен бераз хале әхиббадан вә әгъдадан.
*
Ачыл, гөлзаре әхрар! Нәгъмә саз улсын бәлабилең,
Ки истикъбале милләт раушан улсын ләйле камрадан.
Гомумән мөслимини һәр заман мәэмүре вөҗдан ит;
Азад ит сакымызны багълаян әгълялы чалмадан.
Хәзерге әдәби телдә
Азатлыкка
Тигезлек шәмен яндыр турылык нурына каршы,
Безне нурыңа нурландыр да коткар караңгы кичтән.
Безне хак Тәңренең колы ит,
Без моңа кадәр башка Тәңредән ярдәм сорадык.
Баш идек, риза булдык һәр шинель кигән санәмнәргә;
Җансыз агачтан — җан, тума сукырдан күз көттек.
Син Хәттаб хәзрәт бул да бар потларны таптап бетер,—
Кәгъбә Мәнаттан, Лат вә Гоззадан пакь булып калсын.
Дөнья халкы эшләре боларга тапшырылган;
Табигый, бу санәмнәр туры юлда йөрмиләр.
Түбәннәр югары ашкан, бөекләр түбән төшкән;
Син рәхмәтең белән бөекләрне түбәннәрдән аер.
Бүген кыямәт: дөреслек кояшы тотылды;
Айлар ярылды, акыллар гаугадан шашып калды.
Инде бердәмлек йолдызлары күктән җиргә түгелде;
Җир йөзендә кешелек тойгылары Ганкадан күп ерак.
Зөбанилар, кылыч, туп, казак, мылтык, палачлар белән
Һәрьяктан: уң, сул, ас, өстән чолгап алынганбыз.
Гаҗәп: гөнаһлы кешеләргә сорамый җәннәт бирелде;
Оҗмах тиешлеләр иң куркыныч тәмугка җибәрелде.
Милләт хәлен тетрәгән куллар белән язып бирү бу;
Син бу зарлану сүзләреннән әсәрлән.
Ярдәмгә җитеш: җир йөзеннән сөрделәр безне;
Дөнья һәм ахирәтен ташлап китүдән дә башка чара юк.
«Җир — аны эшләүчеләр өчен» дию тәмам юк ителгән;
Теләсәң, күктә яки йолдызлар арасында урын тап.
Кешеләр белән бергә диннәр дә изелделәр; мөселманнар
Исламны, христианнар Гайса динен ташлады.
Ни эшләсен, ни кылсын — диннәр дә туфракка иңгәннәр;
Билгеле ки, дин кешеләрдән аерым түгел.
Бу дөнья бер төркем вәхшиләргә рәхәт урын булды:
Болар, белмим, ни сәбәптән безнең өскә ябырылдылар.
Болар яхшы кешеләрнең канын эчә, чөнки кан эчү
Аларга шикәрдән һәм дә хәлвәдән татлырак.
Терек дөньяны ашатма, бу Яэҗүҗ-Мәэҗүҗдән сакла.
Дума кешеләреннән Искәндәр ныгытмасы төзеттер.
Без — ишек төбендәге ачлар; һәммәбез — сиңа мохтаҗ;
Пәрдәң ач, йөзең күрсәт; нигъмәт диңгезен бүләк ит.
Илаһым, рәхмәтең белән шагыйрьнең бәйле телен чиш;
Дуслар һәм дошманнар хәленнән ул бераз хәбәр бирсен.
*
Ачыл, азатлык бакчасы! Сандугачларың сайрасын, —
Милләтнең киләчәге айлы кичтән дә яктырак булсын.
Бар мөселманнарны һәр заман вөҗдан кушканча йөрт;
Аякларыбызны багълаган чалма богауларыннан азат ит.
Санәм — пот, идол, сын.
(«Хөррияте». «Әлгасрелҗәдид»нең 1907 елгы 15 февраль (2нче), «Өлфәт»нең 1907 елгы 1 март саннарында «Г.Тукаев» имзасы белән чыккан. «4нче дәфтәр»дә басылган. Соңгы басмада әсәр җитди үзгәртүләргә дучар була.
Беренчедән, шигырьнең исеме «Мөхәммәдия»дән дип куелган.
Икенчедән,
Зөбанилар, кылыч, туплар, казак, мылтык, палачларда
Мөхатыз һәр җәһәтдән: сагъ вә сулдан, зир вә баллдан.
Эчәрләр капларын әһле къолубең, чөнки кан эчмәк
Хәлявәтледер акларча шикәрдән һәм дә хәлвәдән, — строфалары урынына күп нокталар куелган.
Өченчедән,
Йидермә кяинати, сакла бу Яэҗүҗе-Мәэҗүҗдән,
Вә чәкдер сәдде Искәндәр бөтен әсхабе Думадан, — строфасыннан «Думадан» сүзе алып ташланып, урынына күп нокталар куелган.
Дүртенчедән,
Баш икдек, сагыйр улдык һәр шинель кигән санәмләргә,— дигән юлда «шинель кигән» гыйбарәсе «кечек башлы»га үзгәртелгән.
Билгеле ки, болар цензура таләпләреннән чыгып эшләнә, чөнки 1907 елда, кара реакция хакимлек итә башлаган шартларда, инде хөррият турында хыялланырга гына кала. «Өлфәт» газетасы мөхәррире Габдеррәшид Ибраһимов «Әдәбият галәме» рубрикасында басылган «Хөрриятә» шигыре текстына мондый искәрмә бирә: «Әлгасрелҗәдид»нең һичбер нөсхәсе юк иде ки, яңа шагыйремез Г.Тукаев җәнабләренең гүзәл шигырьләре илә зиннәтләнмеш улмасын» («Әлгасрелҗәдид»нен яңа шагыйребез Г.Тукаев җәнабләренең матур шигырьләре белән бизәкләнмәгән бер генә саны да юк иде») ...Без, ядкяр улсын өчен, Г.Тукаев җәнабләренең шу соң № да (15 февраль № да) дәреҗ иделмеш «Хөрриятә» гонванлы шигырен бу йирдә нәкыль идийерез» («Без, истәлеккә булсын дип, Г.Тукаев җәнабләренең шушы соңгы санда (15 февраль санында) басылган «Хөрриятә» исемле шигырен бу урында күчереп бастырабыз»).
Мәнат, Лат вә Гозза — Исламга кадәрге чорда гарәпләрнең төп мәжүси мәгьбүдләре (табынган потлары). Әл-Латка — «сукаеф», әл-Гоззага — «кораеш» һәм «бану кинанә», Манатка «бану Һилал», «әл-гаус», «әл-хәзрәҗ» кабиләләре багынган.
Ганка — риваятьләрдә Каф тавында яшәгәнлеге фараз ителгән зур кош, «Сәмруг кошы» дип тә әйтелә. Ганка гаделлек һәм бәхет символы санала. Икенче мәгънәсе — исеме бар, җисеме юк нәрсә.
Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ — борынгы риваятьләр буенча, хәзерге Монголия Тибет җирендә яшәгән кечкенә буйлы, кысык күзле кавем. Ислам динендә «дөнья бетәр алдыннан кешеләргә рәхимсез кыргый халыклар ябырылачак, алар бөтен җанлы мәхлукларны тереләй ашап барачак» дип гөман ителә. Тукай нәкъ шуңа ишарә ясый. Коръәннең «Әнбия» сүрәсендәге 96 аятьтә мондый сүзләр бар: «Хәтта иза футихат Яэҗүҗ вә Мәэҗүҗ вә һүммин күлли хәдәбин йәнсилүн» («Хәтта Яэҗүҗ вә Мәэҗүҗнең диварлары ачылганга чаклы вә алар барчасы һәр югары урыннан мәхшәр җиренә килеп җыелырлар»).
Сәдде Искәндәр — тынычлык шартларында яшәгән халыкларны юлбасар яэҗүҗ-мэуҗүҗләрдән сакларга дип Искәндәр Зөлкарнаен тарафыннан төзелгән биек там (дивар, стена).
Шигырьнең тексты «Әлгасрелҗәдид»тән алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).