Габдулла Тукай. Картофель и просвещение (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Бәрәңге вә гыйлем» (1912) на русский язык.
О картофель! Ты прибыл к нам из Америки далёкой.
Просвещенье! Из Европы ты пришло не столь далёкой.
Ты, картофель, поначалу не пришёлся здесь по виду:
Увидавши, как один, мужик поднялся на «джадида».
Привезли, кричат, его безбожники с заокеана,
Не дадим, кричат, себя травить им, окаянным!
О картофель! Хорошо известно мне твоё терпенье;
Выдирал тебя крестьянин из земли с ботвой-кореньем.
Запрещён картофель, де, самим Аллахом мусульманам,
Называется недаром, дескать, яблоком шайтана.
О картофель! Победивши мужика, мужичьи слухи,
Ты своё теперь уже имеешь место в его брюхе.
За отрыжку извиняется теперь «альхам» молитвой,
Говоря: «Господь Аллах нам даровал сей плод, спасибо!»
Просвещенье! Ты бери пример с картофеля в терпенье,
Чтоб забрезжило чуть-чуть в мозгу мужицком просвещенье.
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2008. — 223 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Бәрәңге вә гыйлем
И бәрәңге! Безгә килдең син ерак Амрикадан*;
Мәгърифәт! Син безгә килдең мондарак — Яурупадан.
И бәрәңге! Син күрендең әүвәле күрнешкә чит;
Шаулады, күргәч сине, барлык мужик: ул дип «җәдид!»
Ул бәрәңгене китергән дип бу җиргә дәһриләр
Һәм эчендә ул бәрәңгенең, имеш, дип зәһре бар.
И бәрәңге, күп әзаларга синең сабрың беләм,
Ташлады йолкып мужик халкы төбең-тамрың белән.
Ул бәрәңгене ашаучыны ора дип Алласы,
Син аталдың ул заман: «кяфер вә шәйтан алмасы!»
И бәрәңге! Инде шатлан, кичте баштан ул чагың;
Син, җиңеп, иттең мәкян инде мужикның корсагын.
Син кикертсәң, ул хәзер: «Әлхәмделилла!» — дип куя;
«Күп шөкер, — ди, — бу җимешне бирде Мәүла!» — дип куя.
Син, алып үрнәк сабырлы бу бәрәңгедән, гыйлем!
Аз гына нурландыра башла мужикларның миен!
*Мәгълүмдер ки, бәрәңге моннан йөз еллар элек Русиядә булмаган. Соңрак Амрикадан китерелгән, һәр яңалыктан курыккан авыл халкы, бәрәңгедән дә куркып, аны ашамаганнар вә «шәйтан алмасы» дип атаганнар (Г.Тукай искәрмәсе).
Дәһри — динсез.
Зәһре (зәһәре) — агуы.
Әза — җәбер.
Мәкян — урын.
Мәүла — Алла.
(«Бәрәңге вә гыйлем». — «Җан азыклары»нда (1912) басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).