Габдулла Тукай. Казань и Заказанье (Перевод Рувима Морана)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Казан вә Казан арты» (1912) на русский язык.
О, Казань, ты — как светильник на горе горишь в ночи,
Словно свечи — минареты, колокольни, каланчи!
Ярко светишь ты уездам захолустным и глухим.
Возвышаясь горделиво, путь указываешь им.
В Спасск и Чар лучи доходят, озаряешь ты Малмыж,
Чистополь и Чебоксары, Тетюши и Мамадыш.
Оглянись, Казань, получше, погляди разок окрест:
Все уезды осветила, лишь забыла свой уезд!
Говорят: «Хоть светит лампа, но под ней самой темно»,
Оправдалась поговорка, черт бы взял ее давно!
(Из сборника: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Казан вә Казан арты
И Казан шәһре, торасың тауда зур шәмдәл кеби,
Мәсҗедең, чиркәүләрең, һәр часларың шәмнәр кеби.
Син, үзеңне чорнаган һәрбер өязгә нур чәчеп,
Бик мәһабәтле торасың, барчага юл күрсәтеп.
Нур ала синнән бөтен як: Чистапул, Спас, Тәтеш
Һәм Чабаксарга, Мамадышларга Чар, Малмыж катыш.
Бер борыл да, и Казан, син бу Казан артын кара:
Нур чәчәсең бар өязгә, үз өязең кап-кара.
«Үз төбенә төшми, ди, шәм-лампаның һичбер нуры», —
Шул мәкаль монда дөрест шул, ах, аны җен оргыры!
Час — часовня.
Спас — хәзерге Куйбышев (район) шәһәре.
Чар — хәзерге Йошкар-Ола (элеккеге Царево-Кокшайск).
(«Казан вә Казан арты». – «Җан азыклары»нда (1912) басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).