Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Комментарий к любви (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Мәхәббәт шәрхе» (1912) на русский язык.

О любви толкуя, помню, очень разная всегда:
Сорвалась, по Гейне, с неба, как падучая звезда.

И, упав, лежит на куче сора всякого она,
Унижением, позором и враждой окружена.

Там, в навозе, квохчут куры, слышно хрюканье свиньи,
Вот какому поруганью отдана звезда любви.

В этом жалком положенье спит звезда и видит сны,
В каждом сне сады с цветами благовонием полны.



(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2008. — 223 с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Мәхәббәт шәрхе

Мин: «Мәхәббәтсез», — дидем, ләкин мәхәббәт төрлечә:
Йолдыз ул күктән атылган җиргә, Генрих Гейнечә.

Тугъры килгән урны чүплеккә, тиреслеккә аның:
Каплап алган төрле шакшы, төрле пислек һәр ягын.

Шунда кыткылдый әтәч, мыркылдый шунда дуңгызы;
Шундый хурлыкта, хәкарәттә мәхәббәт йолдызы.

Йоклый йолдыз шул түбәнлектә, озын төшләр күреп,
Һәр төшенә бакчалар, гөлләр, гүзәл исләр кереп.



Шәрхе (шәрехе) — аңлатмасы, комментарие.
Пислек — түбәнлек.
Хәкарәт — кимсетелү.
(«Мәхәббәт шәрхе». — «Җан азыклары»нда (1912) басылган. Текст шуннан алынган.
Генрих Һейне (1797-1856) — немец шагыйре.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз