Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Кручина (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Тәләһһеф» (1910) на русский язык.

Грязью, подлостью и ложью мы внутри начинены,
Лесть, обман, подлог, коварство превратили в дело мы.

Отвести не можем взора от красивой кожуры
И продать готовы душу за сверканье мишуры.

Липнет к духу грязь, и совесть чахнет в омуте тенет,
Отчего для тела баня, а для духа бани нет?!



(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Тәләһһеф

Мәлганәт, пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч;
Бар начарлыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш.

Шаккатабыз тышкы зиннәтләр, киемнәргә карап;
Җан сатабыз әллә нинди вак «тиен»нәргә карап.

Керләнә өст-өстенә рух, һич хозур вөҗданга юк;
Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга — юк?!



Тәләһһеф — кайгыру, хәсрәтләнү.
Мәлганәт — түбәнлек, явызлык.
(«Тәләһһеф». «Ялт-йолт»ның 1910 елгы 18нче (1 декабрь) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. «Буби»лар вакыйгасы уңае белән язылган. «Мәҗмугаи асарь»гә (1914) кертелгән. Текст соңгысыннан алынган. Петербургта яшәүче Кәрим Сәгыйть, «Җан азыклары» җыентыгы белән танышкач, «Тәләһһеф» шигыре хакында, «фәсыйх вә балигъ, чын ихластан әйтелгән мәгънәсе бөек, дөрес шигырь...» дип, Тукайга хат яза (Сәгыйдова Э. Тукайның ике җыентыгы //Казан утлары. 1970. №1. 154 б.).
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз