Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Лестница (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Баскыч» (1910) на русский язык.

Прислонена была однажды лестница у дома,
В ней ступеней никак не меньше сорока – огромна.

Хоть в деле все ступени необходимы равно,
Кичится верхняя ступень пред нижней постоянно.

Все хвалится: «Я выше всех, вы низки, без сомненья,
Глядите сами, как мое высоко положенье».

Тут кто-то к лестнице пришел, перевернул верх низом,
И стали нижние вверху, а верхняя – всех ниже.



(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Баскыч

Сөялгән, өй түрендә бар иде гаять тә зур баскыч,
Кырыклап басмасы бар — бик авыр һәм дә озын баскыч.

Кирәклектә бәрабәр булсалар да басмалар бергә,
Югаргы басма тиңләшми түбәнге басмалар берлә.

Югаргы басма мәгърур: «Мин югары, сез түбәнсез, — ди, —
Ничек гали минем урным, түбәнгеләр, күрәмсез?» — ди.

Бер адәм килде дә шул чакта әйләндерде баскычны:
Түбәнге басмалар менде, югаргысы түбән төште.



Гали – бөек.
(«Баскыч». «Йолдыз»ның 1910 елгы 22 август (578нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән, «Русчадан» дип басылган. Әмма ялгышлык белән әсәрнең 4нче юлы төшеп калган була һәм Тукай газетаның 26 август (579нчы) санында төзәтмә бирә. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган. Бу шигырь А.Е.Измайловның (1779-1831) «Лестница» исемле шигыреннән файдаланып язылган. Ул шигырьнең тексты:
Стояла лестница однажды у стены.
Хотя ступени все между собой равны,
Ну верхняя ступень пред нижним гордилась.
Шел мимо человек: на лестницу взглянул,
Схватил ее, перевернул, –
И верхняя ступень внизу уж очутилась.
Так человек иной на вышке стоит,
Гордится, и гяядишь, как раз на низ слетишь!
Возьмем в пример Наполеона:
Как Сатана с небес, так он слетел со трона.
А.Е.Измайлов үзе бу әсәрне француз теленнән тәрҗемә иткән. 
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз