Габдулла Тукай. Летняя заря (Перевод Нияза Ахмерова)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Җәйге таң хатирәсе» (1910) на русский язык.
Вот спокойно, светло, величаво
Разгорается утра заря.
Тихий месяц дорогой печальной
Одиноко уплыл за поля.
Меркнут звезды, с небес исчезая,
С ветром шепчется лес, пробудясь.
Вот туманов волнистая стая
От полей к небесам вознеслась.
Мир открылся от края до края,
Сбросив сумрачный ночи покров.
Блещет свет, на озерах играя,
Блещут росы цветов и лугов.
И дождем соловьиные трели
Пролились на поля и луга.
Словно лебеди в синей купели,
Над землею стоят облака.
О, поэт, что прекрасней мгновенья
Пробуждения мира от сна?
С Музой будь в этот миг вдохновенья:
В час рассвета приходит она.
(Из сборника: Тукай Габдулла Стихотворения/Перевод Н.У.Ахмерова. — Казань: Тан-Заря, 1996. — 32 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Җәйге таң хатирәсе
(Федоровтан мокътәбәс)
Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата;
Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата.
Бер-бер артлы юк булып, күкләрдә йолдызлар сүнә;
Таң җиле куйды исеп, яфраклар аз-аз селкенә.
Пәрдәдән чыкты, ачылды ямь-яшел кыр һәм япан;
Китте инде кап-кара каплап ята торган чапан.
Тын гына яткан, ялыккан, төн буенча көн көтеп,
Ялтырап, җәйлеп ята күлләр, сихерле көзге күк.
Шат үләнлекләр, тәбәссемдә чәчәкләр, ләләләр;
Сандугачлардан ява, яңгыр кеби, мәдхияләр.
Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркене
Күктә аккошлардай ак күчмә болытлар төркеме.
Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак җәйге таң;
Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам, уйласаң.
Галибанә — җиңүле рәвештә.
Тәбәссемдә — елмаеп көлмәктә.
Мәдхияләр — мактау шигырьләре.
Сәза — лаек, мөстәхикъ, муафикъ.
(«Җәйге таң хатирәсе». «Йолдыз»ның 1910 елгы 23 март (518нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган. «Күңел җимешләре» җыентыгы башындагы «Берничә сүз»дә нәширләр бу шигырь турында: «"Галибанә яктырып әкрен генә таң ата"да шагыйремезне үзенең матурлыгы белән мәфтүн итә. Иң куәтле һәм иң гүзәл шигырьләреннән берсен илһам итә. Ләкин бу мәфтүниять озакка сузылмый: ниндидер бер дәһшәтле дулкын Габдулла әфәндене үз эченә ала да «тормышның нурлы почмагын» башка нәрсәләрдә эзләндерә башлый», – дип язганнар.
Әсәр рус шагыйре А.М.Федоровның (1868-1949) «Рассвет» дигән шигыреннән файдаланып язылган.
Рассвет
От сияния победной
Алой утренней зари
Грустно меркнет месяц бледный,
Звезд тускнеют янтари.
Ветерок летит, вздыхая,
Перед близостью утра,
И с зеленой степи, тая,
Поднимается чадра.
В красоте своей волшебной
Развернулась степь кругом,
Птичьих гимнов звон хвалебный
Пал на грудь ее дождем,
И, дивясь великолепью
Каждой травки и цветка,
Точно лебеди, над степью
Серебристой встали цепью
Кочевые облака.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).