Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Летняя заря (Перевод Вероники Тушновой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Җәйге таң хатирәсе» (1910) на русский язык.

Величаво и спокойно разгорается заря,
А ленивый белый месяц грустно скрылся за поля.

Исчезают друг за другом звезды бледные с небес,
Задышал рассветный ветер, зашептал спросонья лес.

Открывая взорам дали, поднялся с полей туман,
Словно кто-то снял с природы ночи сумрачный чапан.

И озера, терпеливо дожидавшиеся дня,
Засветились зеркалами, волшебством своим маня.

Сплошь в росе, цветы и травы улыбнулись от души,
Трели песен соловьиных полились дождем в тиши.

Чтоб на радостную землю поглядеть издалека,
Словно лебеди, застыли в синем небе облака.

Что, поэт, прекрасней в мире, чем прозрачная заря?
В эту пору вдохновенья не теряй мгновенья зря!



(Из сборника: Тукай Г. Избранное: Стихи и поэмы/Габдулла Тукай; Сост. Г.М.Хасанова, С.В.Малышев. – Казань: Татар. кн. изд–во, – 2006. – 192  с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Җәйге таң хатирәсе

(Федоровтан мокътәбәс)

Галибанә яктырып, әкрен генә ал таң ата;
Моңланып, хәсрәтләнеп, ялкау гына ак ай бата.

Бер-бер артлы юк булып, күкләрдә йолдызлар сүнә;
Таң җиле куйды исеп, яфраклар аз-аз селкенә.

Пәрдәдән чыкты, ачылды ямь-яшел кыр һәм япан;
Китте инде кап-кара каплап ята торган чапан.

Тын гына яткан, ялыккан, төн буенча көн көтеп,
Ялтырап, җәйлеп ята күлләр, сихерле көзге күк.

Шат үләнлекләр, тәбәссемдә чәчәкләр, ләләләр;
Сандугачлардан ява, яңгыр кеби, мәдхияләр.

Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркене
Күктә аккошлардай ак күчмә болытлар төркеме.

Каршыларга иң сәза чак, иң матур чак җәйге таң;
Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам, уйласаң.



Галибанә — җиңүле рәвештә.
Тәбәссемдә — елмаеп көлмәктә.
Мәдхияләр — мактау шигырьләре.
Сәза — лаек, мөстәхикъ, муафикъ.

(«Җәйге таң хатирәсе». «Йолдыз»ның 1910 елгы 23 март (518нче) санында «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган. «Күңел җимешләре» җыентыгы башындагы «Берничә сүз»дә нәширләр бу шигырь турында: «"Галибанә яктырып әкрен генә таң ата"да шагыйремезне үзенең матурлыгы белән мәфтүн итә. Иң куәтле һәм иң гүзәл шигырьләреннән берсен илһам итә. Ләкин бу мәфтүниять озакка сузылмый: ниндидер бер дәһшәтле дулкын Габдулла әфәндене үз эченә ала да «тормышның нурлы почмагын» башка нәрсәләрдә эзләндерә башлый», – дип язганнар.
Әсәр рус шагыйре А.М.Федоровның (1868-1949) «Рассвет» дигән шигыреннән файдаланып язылган.

Рассвет
От сияния победной
Алой утренней зари 
Грустно меркнет месяц бледный,
Звезд тускнеют янтари.
Ветерок летит, вздыхая,
Перед близостью утра, 
И с зеленой степи, тая, 
Поднимается чадра. 
В красоте своей волшебной 
Развернулась степь кругом, 
Птичьих гимнов звон хвалебный 
Пал на грудь ее дождем, 
И, дивясь великолепью 
Каждой травки и цветка, 
Точно лебеди, над степью 
Серебристой встали цепью 
Кочевые облака.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз