Тукай дөньясы

Габдулла Тукай. Летний день (Перевод Венеры Думаевой-Валиевой)

Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Җәй көнендә» (1910) на русский язык.

Знойный жар и душный воздух. Не шелохнется листок.
Всё вокруг в оцепененье и терпенью близок срок.

Всюду засуха. Озёрца высыхают тут и там.
Увядают в поле травы и пощады нет цветам.

Дети жмутся в тень деревьев и, не выдержав, гурьбой
Разом спрыгивают в воду вниз лицом и головой.

Белы-белы, словно рыбы, в речке плавают тогда,
Пока вечером замёрзших не прогонит их вода.

Но мгновенье, и – повеет дуновением слегка,
На заре, ласкаясь, ветер так касается лица.

Тут и молния за лесом прочертила небо раз
И другой. Раскаты грома достигают глухо вас.



(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).



Оригинал стихотворения на татарском:

Габдулла Тукай. Җәй көнендә

Каты эссе. Һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми,
Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми.

Корылык һәр урыннарда. Кибә вак-вак кына күлләр,
Шиңәргә йөз тота кырда үләннәр, чәчкәләр, гөлләр.

Агачлар астына сыгъна балалар барчасы бергә,
Алай да булмаса, барсы төшәләр сикрешеп күлгә.

Алар аппак балыклар күк йөзәләр иртәдән кичкә
Кадәр шунда, туңып бетмичә ярга чыкмыйлар һич тә.

Менә шунда кисәктән йөзгә бернәрсә тиеп китте;
Сабамы, нәрсәдер, салкынчарак бер җил сөеп китте.

Якын урманның артында яшеннәр ялтырый аз-аз,
Ерактан, әллә кайдан, иштелә күк күкрәгән аваз!



Сыгъна — сыгына, сыена.
Саба — таң җиле.
(«Җәй көнендә». — «Йолдызының 1910 елгы 25 апрель (531нче) санында хәбәре» шигыреннән соң «Г.Тукаев» имзасы белән басылган. Текст «Күңел җимешләре»ннән (1911) алынган. Шигырь рус шагыйре В.И.Водовозовның (1825-1886) «Летом» исемле шигыреннән файдаланып язылган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз