Габдулла Тукай. Любил бы (Перевод Венеры Думаевой–Валиевой)
Перевод стихотворения Габдуллы Тукая «Яратырга ярый» (1909) на русский язык.
И зиму можно бы любить, да нестерпимы холода,
Дрожат, раздеты, голодны, факиры-нищие тогда.
И летом тоже хорошо: земля как есть цветущий сад,
Но не для тех, кто без палат, без каменных. Для них есть ад.
Любил бы белый свет: вокруг поля и горы, сколько рек!
Но не люблю его совсем, тому причина – человек.
(Из сборника: Избранное/Габдулла Тукай; Перевод с татарского В.С.Думаевой-Валиевой. — Казань: Магариф, 2006. — 239 с.).
Оригинал стихотворения на татарском:
Габдулла Тукай. Яратырга ярый
Яратырга ярый кышны, вәләкин зәмһәрире бар,
Киемсез калтырап торган мәсакине, фәкыйре бар.
Яратырга ярый җәйне: матур ул, анда зур ямь бар,
Вәләкин таш бинасы юк фәкыйрьләргә җәһәннәм бар.
Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар;
Яратмыйм мин вәләкин һич, сәбәп шул: ибне адәм бар!
Зәмһәрир — каты салкын.
Мәсакин — мескеннәр.
Ибне адәм — адәм баласы, кеше.
(«Яратырга ярый». «Әдәбият»та (1909) басылган. Текст шуннан алынган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909-1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).